16+

«Бала-сити»да тел чарлыйбыз

Казанда кичә республикада тәүге полилингваль мәктәпкәчә балалар үзәге ачылды. Ул - «Бала-сити».

«Бала-сити»да тел чарлыйбыз

Казанда кичә республикада тәүге полилингваль мәктәпкәчә балалар үзәге ачылды. Ул - «Бала-сити».

Сабыйларны һәм педагог-тәрбиячеләрне өй туе белән котларга мэр Илсур Метшин да килде. Шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге проекты кысаларында ачылган учреждение сәламәтләндерү үзәгеннән һәм балалар бакчасыннан гыйбарәт. «Бала-сити» Вахитов районындагы 98 нче мәктәп бинасында урнашкан. Сабыйлар рус, татар, инглиз һәм кытай телләрен өйрәнәчәкләр. Инглиз һәм кытай телләрен өйрәнү дәресләре уен рәвешендә алып барылачак. «Без Америкадагы, Сингапурдагы һәм Мәскәүдәге үрнәкләрне өйрәндек. Мондый полилингваль бакча әле Татарстанда да бердәнбер», - диде «Бала-сити» директоры Альбина Насыйрова. Проектны гамәлгә ашыруда Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте, «IT-park» технопаркы, «Microsoft» халыкара компаниясе ярдәм күрсәткән. Мэр Илсур Метшин «Бала-сити»га спорт җиһазлары сатып алу өчен сертификат, ә сабыйларга йомшак уенчыклар белән зур торт бүләк итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading