16+

«Балалар дөньясы» кибетенә дә чират җитте

Тукай мәйданында ничә еллар дәвамында ташландык хәлдә торган «Балалар дөньясы» кибете бинасы сәүдә үзәгенә әверелдереләчәк.

«Балалар дөньясы» кибетенә дә чират җитте

Тукай мәйданында ничә еллар дәвамында ташландык хәлдә торган «Балалар дөньясы» кибете бинасы сәүдә үзәгенә әверелдереләчәк.

Әлеге мәсьәлә Казанның шәһәр төзелеше советы утырышында каралды. «Балалар дөньясы» кибете 2006 елда реконструкция үткәрү өчен ябылган иде. Шуннан соң бина шактый хуҗаларын алмаштырды, ләкин 6 ел дәвамында инвесторларның берсе дә төзекләндерү проектларын гамәлгә ашырмады. Хәзер бинаның язмышы Мәскәүнең архитектура компаниясе кулында. Совет чорларында гөрләп эшләгән универмаг, реконструкция үткәрелгәннән соң, заманча сәүдә үзәгенә әверелер дип уйланыла.
Инвесторлар ике вариант тәкъдим итә. Беренчесе: бина дивары элеккечә кала, пыялалары алмаштырыла, дивар тышкы яктан Көнчыгыш нәкыш үрнәкләре белән бизәлә. Икенчесе: бина мәйданы ике мәртәбәгә киңәйтелә, Островский урамы буенча янкорма төзелә. Анда иркен атриум, лифтлар һәм эскалаторлар булачак.
Казан архитекторлары дивар бизәлеше проектын камилләштерергә тәкъдим итте. Өстәвенә, алар автопаркинг мәсьәләсе исәпкә алынмаганлыгына да гаҗәпләнделәр, чөнки бу кискен проблема. Бинаны төзекләндерүнең 2 нче варианты сайланган очракта, беренче каттан автомобильләр куеп тору урыны ясау таләп ителәчәк.
Чернышевский урамындагы 29 нчы бинаны реконструкцияләү проекты да хупланмады. Милек хуҗасы өченче түбә-мансард катны тулаем катка әйләндерергә уйлый. Төзекләндергәннән соң, бу бинада «Хумо» үзбәк ашлары рестораны эшләячәк. Шәһәр төзелеше советы Чернышевский урамындагы 29 нчы бинада өченче катны төзү мөмкинлеген ассызыклады, әмма моның өчен проекттагы кимчелекләр бетерелергә тиеш.
PS. Шәһәр төзелеше советы - шәһәрнең баш архитекторы каршындагы киңәшмә орган. Анда әйдәүче архитектор-проектлаучылар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Казан Архитектура-төзелеш академиясе белгечләре әгъза булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading