16+

«Балалар дөньясы» Универсиадага ачылачак, ләкин...

Казанда 1963 елда ачылган «Балалар дөньясы» («Детский мир») кибете ун еллап ташландык хәлдә торды. Ниһаять, мәсьәлә үзенең чишелешен тапты. Бинаны Мәскәүнең «LANDOR» фирмасы төзекләндерәчәк.

«Балалар дөньясы» Универсиадага ачылачак, ләкин...

Казанда 1963 елда ачылган «Балалар дөньясы» («Детский мир») кибете ун еллап ташландык хәлдә торды. Ниһаять, мәсьәлә үзенең чишелешен тапты. Бинаны Мәскәүнең «LANDOR» фирмасы төзекләндерәчәк.

- Мәскәүдә, Самарада, Ростовта һәм Пермьдә сәүдә комплексларыбыз бар. Бер ай элек Казандагы «Балалар дөньясы» кибетен сатып алдык, - дип таныштырды «LANDOR»ның генераль директоры Константин Петросян. Аның сүзләренә караганда, тагын 1-2 айдан төзекләндерү башланачак, эш кышкы чорда да туктамаячак. «Тикшерүләр күрсәткәнчә, бинаның нигезе һәм дивары нык, - диде Константин Петросян. - Дивар шул рәвешендә кала, тышкы ягы җиңел чималлар белән бизәлә. Автомобильләр өчен 50 урын булдырылачак. Кибеттәге сәүдә мәйданнары арендага биреләчәк. Сәүдә эшчәнлеге балалар өлкәсе белән генә чикләнмәячәк. Әлбәттә, балалар өчен дә товарлар сатылачак, ләкин кибет элеккеге «Балалар дөньясы» исемен йөртмәячәк, яңа исем уйлыйбыз. Иске һәм шул ук вакытта яңа сәүдә комплексында кием-салым, ашамлыклар һәм җиһазлар сатылачак, кафе һәм ресторан эшләячәк».
Хәзерге бина 10 мең квадрат метр мәйданны тәшкил итә. «LANDOR» фирмасы кибеткә киләчәктә нәкъ шулкадәр мәйданда янкорма да төзергә ниятли.
Мэр Илсур Метшин «LANDOR» фирмасы җитәкчеләре белән очрашты. Әңгәмә вакытында мэр: «Казанның Пушкин урамында тарихи биналар күп, әмма бу бина да үзенчә кадерле. Миңа да пионер галстугын, футбол тубын шушы кибеттән сатып алдык. Шәһәр үзәгендәге бу кибет халыкны магнит кебек җәлеп итә иде. «Балалар дөньясы» кибете - Совет чоры һәм меңнәрчә кешеләрнең яшьлек истәлеге. Шунлыктан, бинаны яратып, күңел җылысы белән төзекләндерергә кирәк. «Балалар дөньясы» кибетенең рухын саклап каласы иде», - дип, фикер-теләкләрен белдерде.
Кибетне төзекләндерү 30 миллион долларны тәшкил итәр дип фаразланыла. Яңа хуҗаларның әйтүенчә, чыгымнар 8-10 елда капланачак. Мэр Илсур Метшин, шәһәр үзәгендә транспорт тыгызлыгын кат-кат искәртеп, бинаны төзекләндергәндә автопаркинг мәсьәләсенә гаять җитди игътибар бирергә киңәш итте.
Казанның тарихи үзәгендә күп еллар буе ташландык хәлдә торган бинаны төзекләндерүгә алынуыгыз өчен рәхмәт! Яңадан ачылган кибетне казанлылар, кунаклар һәм туристлар яратып кабул итәрләр дип өметләнәм, - диде мэр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading