16+

Балалар кино төшерә

Казанда 29-30 май көннәрендә "Совенок" II Халыкара балалар кинофестивале узачак.

Балалар кино төшерә

Казанда 29-30 май көннәрендә "Совенок" II Халыкара балалар кинофестивале узачак.

Татарстан башкаласына 5 яшьтән алып 23 яшькә кадәрге кино яратучы яшьләр җыелачак. Фестиваль кысаларында уен фильмы, уен булмаган фильм, мәгълүмати сюжет, реклама, музыкаль клип, анимация, мобиль видео номинацияләре буенча актив яшьләр билгеләнәчәк.

Кинофестивальнең төп максаты - кино сәнгате һәм телевидение белән кызыксынган талантлы һәм сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади үсешләренә булышу. Кинофестиваль ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казанның Мәдәният идарәсе булышлыгында уздырыла. Фестивальгә гаризалар 20 нче майга кадәр кабул ителә.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading