16+

Балаларга «урам тәрбиясе» дә кирәк

Татарстанда «Игътибар - балалар!» операциясенең икенче этабы бара.

Балаларга «урам тәрбиясе» дә кирәк

Татарстанда «Игътибар - балалар!» операциясенең икенче этабы бара.

ЮХИДИ статистикасына караганда, язгы һәм көзге якларда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре кискен арта.
- Бездә быелның 8 аенда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 8 авария теркәлде. Аларда 1 баланың гомере өзелде, 8 малай һәм кыз төрле авырлыкларда имгәнүләргә дучар булды. «Игътибар - балалар!» операциясе көннәрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы автоһәвәскәрләргә аеруча таләпчәнлек күрсәтәбез, - ди Киров районы ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Максим Шәрәфетдинов.
- «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе»нең Казан филиалы ярдәмендә мәктәпләрдә, хәтта урамнарда һәм ишегалларында аңлату чаралары, тематик викториналар оештырабыз. «Игътибар - балалар!» операциясе 20 сентябрьдә тәмамланса да, мәгариф учреждениеләрендә очрашулар дәвам итәчәк, - ди инспектор Галина Шлакова.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау чараларында Киров районы автоинспекторларына «Юдино» мәдәният сараенда эшләүче Вероника Зайцева җитәкчелегендәге «Клаксон» театры артистлары да ихластан булышлык күрсәтә.
Сабыйлар онытылып китүчән, шунлыктан аларга мәктәптә дә, өйдә дә, урамда да кагыйдәләрне искәртеп торырга кирәк, - ди инспектор Шәрәфетдинов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading