16+

Баланы ӘТИ КЕШЕ караса...

Җәмгыятебездә соңгы вакытта хатын-кызлар һәм ирләр өчен хас булган вазифалар арасындагы аермалыклар әкренләп юыла, юкка чыга бара. Шуңа күрә кечкенә сабыен тәрбияләү өчен үзенә отпуск рәсмиләштергән, ул авырган чакта хезмәткә яраксызлык буенча өйдә утырган әтиләр дә хәзерге заманда сирәк күренеш түгел. Ләкин мондый ялны ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә соң?

Баланы ӘТИ КЕШЕ караса...

Җәмгыятебездә соңгы вакытта хатын-кызлар һәм ирләр өчен хас булган вазифалар арасындагы аермалыклар әкренләп юыла, юкка чыга бара. Шуңа күрә кечкенә сабыен тәрбияләү өчен үзенә отпуск рәсмиләштергән, ул авырган чакта хезмәткә яраксызлык буенча өйдә утырган әтиләр дә хәзерге заманда сирәк күренеш түгел. Ләкин мондый ялны ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә соң?

Кайгыртучан әтиләргә түләнәчәк пособие чыгымнарын Социаль иминият фонды кабул итсен өчен нинди документлар, белешмәләр кирәк булачак? Без, әлеге сорауларга ачыклык кертүне сорап, РФ Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе идарәчесе Рамил ГАЙЗАТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.
- Рамил Ринатович, яңа гына бәләкәч туган гаиләләрдә төрле хәлләр булырга мөмкин. Әйтик, әни җаваплы һәм зур хезмәт хакы ала торган эштә эшли, ди. Бу очракта, әлбәттә, бала карау өчен бирелгән отпускны әтигә рәсмиләштерү мәслихәт. Киресенчә дә булырга мөмкин: әни эшләми йә укый һәм саллы пособие алуга өмет итә алмый, шунлыктан бала карау өчен әти отпускка чыга. Бу темага карата редакциягә укучыларыбыздан шактый хатлар килә. Әмма иң элек шуңа ачыклык кертәсе килә: бала карау өчен бирелә торган ялны кемнәр рәсмиләштерә ала?
- Бала тәрбияләү өчен (балага 1,5 яшь тулганчы) отпуск рәсмиләштерүгә һәм айлык пособие алуга баланың иң якын туганнары: әти-әнисе, әбисе-бабасы, хәтта туган апасы (тетя) һәм туган абыйсы да (дядя) хокуклы.
Әгәр дә баланың әтисе отпускны үзенә рәсмиләштерсә, пособие күләме фәкать аның хезмәт хакына гына бәйле булачак. 2011 елдагы кагыйдәләр белән исәпләгәндә, ул соңгы ике календарь елдагы (2010-2011 еллар) уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә. Ләкин айга 14625 сумнан артык була алмый. Шул ук вакытта пособиенең минималь күләме беренче балага 2326 сумнан, ә икенче һәм аннан соң туган балаларга 4652 сумнан ким була алмый.
- Ә ир кеше бала карау өчен бирелә торган отпуск һәм пособие алу өчен эш бирүчегә нинди документлар тапшырырга тиеш?
- Барыннан да элек, отпуск бирүне һәм пособие билгеләүне сорап язылган гариза булырга тиеш. Аннан соң баланың туу турында (уллыкка алу) таныклыгының төп нөсхәсе һәм күчермәсе кирәк. Таныклыкның күчермәсе эш бирүчедә кала. Бу беренче бала булмаса, башка балаларның да туу турында таныклыклары кирәк. Шулай ук ананың эш урыныннан аның бала карау өчен отпусктан файдаланмавы һәм пособие алмавы турында белешмә сорала.
Әгәр дә баланың әнисе эшләмәсә яки уку йортының көндезге бүлегендә укыса, ул мондый белешмәне яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау органыннан алырга тиеш.
- Бала карау буенча отпуск рәсмиләштерүче атаның беренче хатыныннан баласы булган очракта, пособиенең минималь күләме үзгәрәме?
- Пособиенең минималь күләме ананың балалары саныннан чыгып билгеләнә. (Әгәр дә ул ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән булса.)
- Ә бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособие әти кешегә биреләме? Бирелсә, аны алу өчен нинди документлар кирәк?
- Бирелә. Моның өчен гариза һәм бала әнисенең мондый пособие алмавы турында эш урыныннан, эшләмәгән очракта социаль яклау органыннан белешмә кирәк. Бу белешмәне баланың әтисе үзенең эш урынындагы бухгалтериясенә бирергә тиеш. Әгәр дә тикшергән очракта белешмә булмаса, Социаль иминият фонды пособие түләгән чыгымнарны зачетка алмаячак.
- Ә ир белән хатын ЗАГСта язылышмыйча яшәгән очракта, баланың әтисенә пособие алу өчен өстәмә документлар кирәкме?
- Бала тугач та бер тапкыр бирелә торган һәм бала карау өчен бирелә торган пособиеләрне ата-ананың берсе рәсмиләштерә ала. Законнарда ир белән хатынның беркетелгән никахта булырга тиешлеге турында әйтелмәгән. Әмма баланың туу турында таныклыгында атаның исеме язылган булырга тиеш. Ә язылышу турында таныклык таләп ителми.
- Бала карау буенча ялдагы ата айлык пособие дә алып, тулы булмаган эш көне шартларында хезмәтен дәвам итә аламы?
- Әлбәттә, ала. Ир кеше тулы булмаган эш көне шартларында яки өйдә эшли ала. Бу очракта аның бала карау буенча пособие алуга хокукы саклана.
- Ә ул чираттагы ялга яки уку ялына киткән очракта айлык пособие алачакмы?
- Әйе, тулы булмаган эш көне шартларында эшләүче яшь әтинең башка хезмәткәрләрнеке кебек үк хокуклары бар. Ул еллык түләүле отпускка яки уку ялына китә ала. Шуның белән бергә ул бала караган өчен гомуми тәртиптә пособие дә алачак.
- Әгәр үзе авырып китсә?
- Бу очракта ул хезмәткә яраксызлык кәгазе ала. Һәм бер үк вакытта ул хезмәткә яраксызлык буенча пособие һәм бала караган өчен пособие алачак. Тулы булмаган эш көне шартларында эшләгән вакытта аның хезмәт хакына иминият кертемнәре исәпләнелә. Хезмәткә яраксызлык пособиесе аның шушы хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә.
- Мондый әти карый торган баласы авырган очракта хезмәткә яраксызлык кәгазенә исәп тота аламы?
- Әлбәттә. Мондый очракларда авырый торган баланы караган өчен пособие гомуми тәртиптә түләнә. Ягъни ата баланы яшь ярым тулганчы караган өчен бирелә торган айлык пособиене дә һәм авырый торган баланы караган өчен хезмәткә яраксызлык пособиесен дә алачак.
- Әгәр хатын-кыз бала тәрбияләү өчен ялда булып, икенче баласын тудыру өчен декрет ялына чыгарга тиеш булса, беренче баланы карау өчен бирелгән ялның калган өлешен иренә рәсмиләштерә аламы?
- Андый хатын-кыз ике пособиенең берсен - йә йөклелек һәм бала тудыру буенча (декрет ялы), йә бала тәрбияләү өчен бирелә торган пособиене сайларга тиеш. Берьюлы ике отпускта булу һәм ике пособие алу тыела. Әгәр дә хатын-кыз йөклелек һәм бала тудыру буенча отпускны сайлый икән, ул чагында беренче баланы карау өчен бирелгән ялны туктатуны, йөклелек һәм бала тудыру буенча отпускны рәсмиләштерүне сорап гариза язарга тиеш. Декрет ялының икенче көненнән башлап бала карау буенча отпускны баланың әтисенә рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен ул үзе эшли торган оешма бухгалтериясенә хатынының эш урыныннан бала карау буенча отпускны туктатуы һәм пособие алмавы турында конкрет дата куелган белешмә бирергә тиеш.
- Хатын-кыз, каты авырып, баланы карый алмаган очракта, бала карау буенча отпускны иренә рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәк?
- Бу очракта отпускны баланың әтисенә яки аны караучы гаиләнең башка әгъзасына рәсмиләштереп була. Баланы караучы туганнар отпускны чиратлашып та ала алалар. Мәсәлән, баланың әнисе җитди авырый икән, бала белән бер ай әтисе утырырга мөмкин, икенче айда - әби, аннан соң бабай рәсмиләштерә ала. Әмма моның өчен отпускны һәрчак кабаттан рәсмиләштерү сорала.
Хатын-кыз авырган вакытка бала карау буенча отпускны туктатуы турында гариза язарга тиеш. Әгәр дә сәламәтлеге буенча яки башка төрле сәбәпләр аркасында бу гаризаны эш урынына шәхсән үзе тапшыра алмаса, аны гаиләдән башка кеше илтеп бирә ала. Бу очракта ул хатын-кыз яки бала белән туганлыгын һәм шәхесен раслаучы документ күрсәтергә тиеш.
Эш бирүче хатын-кызга (яки аның вәкиленә) отпускны туктатуы һәм бала карау буенча пособие алмавы турында белешмә бирергә тиеш. Бу белешмәне баланың атасына (яки башка туганы) үзенең эш урынына тапшырырга кирәк булачак.
- Хатын-кыз декрет ялында яки бала карау өчен отпускта булган очракта, өлкән авыру баланы караган өчен ир кешегә хезмәткә яраксызлык кәгазе биреләме?
- Әйе, аңа вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе бирелә, чөнки авыру баланы ул карый бит. Ә менә декрет ялында яки бала карау өчен отпускта булган хатын-кызга хезмәткә яраксызлык кәгазе бирелми, чөнки ул эштән азат итүгә мохтаҗ түгел.
- Игезәк балалар туган очракта аларның берсен карау өчен отпускны әтисенә, икенчесен карау өчен әнисенә рәсмиләштереп буламы? Булган очракта ата-ананың икесе дә тулы булмаган эш көне шартларында хезмәт итә һәм һәрберсе айлык пособие алуга хокуклымы?
- Гамәлдәге законнар гаиләдә берьюлы тәрбияләнергә тиешле балалар булган очракта, төрле гаилә әгъзаларының балаларны карауга һәм пособие алуга хокукларын чикләми. Шуңа бәйле рәвештә игезәк яки өч бала туган очракта балаларны ананың да, атаның да карау һәм пособие алу мөмкинлеге бар. Моның өчен аларның эш (уку) урыннарында баланы карау өчен отпуск рәсмиләштерүләре шарт булып тора.
Шуны да әйтергә кирәк: балаларны ата да, ана да караган очракта документларны рәсмиләштерүнең аерым тәртибе бар. Эш бирүчегә пособие билгеләү өчен язылган гаризада атаның һәм ананың кайсы баланы караячагы (фамилиясе, исеме, атасының исеме, улымы яки кызымы икәне язылырга) төгәл күрсәтелергә тиеш. Болардан тыш, ата-ананың эш урыннарыннан аларның кайсы баланы караулары һәм пособие алулары турында белешмә алырга кирәк.
Ата-ана балаларын карау һәм аның өчен пособие алу белән беррәттән, тулы булмаган эш көне шартларында хезмәтләрен дәвам итәргә яки өйдә эшләргә хокуклы. Йөклелек һәм бала тудыру буенча бирелгән отпуск вакытында, ягъни декрет ялының икенче өлеше вакытында болай эшләргә ярамый. Бу отпуск хатын-кыз өчен генә бирелә. Бары тик декрет ялы тәмамлангач кына, ир кеше бала карау өчен отпуск рәсмиләштерә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading