16+

Балаңны ял иттерергә теләсәң...

Казан мәктәпләреннән 39 мең укучы җәйге лагерьларда ял итәчәк. Кичә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлиева чыгышында әйтелгәнчә, 255 шәһәр яны һәм мәктәп каршындагы лагерь эшләячәк. Моның өчен 185 миллион сум тәгаенләнгән.

Балаңны ял иттерергә теләсәң...

Казан мәктәпләреннән 39 мең укучы җәйге лагерьларда ял итәчәк. Кичә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлиева чыгышында әйтелгәнчә, 255 шәһәр яны һәм мәктәп каршындагы лагерь эшләячәк. Моның өчен 185 миллион сум тәгаенләнгән.

Инвалид балаларга, ятимнәргә, махсуслаштырылган учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләргә, аз керемле гаиләләрдәге балаларга, Татарстандагы лагерьларга һәм шифаханәләргә бару өчен, 500 бушлай юллама бүлеп бирелгән.
- Иҗат, спорт, туган якны өйрәнү һәм патриотик тәрбия юнәлешендәге лагерьлар бик абруйлы. «Бригантина»да быел, казанлылар белән бергә, Европа, Көньяк Америка һәм Кытай студентлары да ял итәчәкләр, туристлык эшчәнлегенә, гитарада уйнарга һәм актерлык осталыгына өйрәнәчәкләр, - диде Ләйлә Фазлиева.
Җәйге лагерьларда беренче смена 1 июньнән башлана. Бәяләр узган елдагы күләмдә калдырылган. Ата-аналар, балаларының 18 көнлек ялы өчен, мәктәп каршындагы лагерьга - 305 сум, шәһәр яны муниципаль лагерена 1750 сум түләргә тиешле була. Шәһәр янында «Заречье», «Огонек», «Молодежный», «Пионерия Татарстана», «Восток», «Бригантина», «Березка», «Нармонка», «Спутник», «Юнитур», «Ново-Юдино», «Ю.Гагарин исемендәге лагерь», «Молодая гвардия», «Экран» лагерьлары эшләячәк. Палатка-чатыр рәвешендә «Природа и мы», «Ирбис» һәм «Трамп» лагерьлары корыла. Муниципаль лагерьлардан тыш, «Ливадия», «Сосновый бор», «Санта», «Васильевский», «Полет», «Солнечный», «Яльчик», «Родничок», «Байтик» һәм «Костер» лагерьлары да балалар кабул итә.
«Без балалар ял лагерьларын сатып җибәрмәдек, саклап калдык. Хәзер аларны үстерү кирәк. Универсиадага әзерлек кысаларында, балалар ял лагерьларын да төзекләндерү ниятләнелә», - диде мэр Илсур Метшин.
Балаларга юлламалар мәсьәләсендә «Ял» үзәгенә 533-00-22 һәм 533-04-25 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Казан шәһәре башкарма комитеты балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты сайтына да (http://www.kzn.ru/page162.htm) җәйге ялга кагылышлы мәгълүмат куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading