16+

Баласын аракыга алыштырган

Лениногорскида 37 яшьлек Анна Гарипова, үзенең 7 айлык нарасыен тиешенчә тәрбияләмәгән өчен, хөкем ителгән.

Баласын аракыга алыштырган

Лениногорскида 37 яшьлек Анна Гарипова, үзенең 7 айлык нарасыен тиешенчә тәрбияләмәгән өчен, хөкем ителгән.

Спиртлы эчемлекләр белән бик нык мавыккан хатын үзенең кызчыгын бөтенләй карамаган: ашатмаган-эчертмәгән. Еш кына баласын ач килеш, бер караучысыз, ягылмый торган салкын бинада калдыра торган булган. Балалар табибы, социаль ярдәм хезмәткәрләре Аннаны берничә тапкыр кисәтсә дә, әни кеше биргән сүзендә тормый, сабый һаман газап чигә. Табибның чираттагы килүендә, кызчыкның хәле бик авыр була: аны балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә урнаштыралар.
Суд Анна Гарипованы гаепле дип карар чыгара. Ул 1,6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Шулай ук аңа алкоголизмнан дәвалану курслары үтү җаваплылыгы да йөкләнә. Хөкем карары инде законлы рәвештә гамәлгә керде.
Бүгенге көндә сабый балалар йортында. Шәһәр прокуратурасы Анна Гарипованы ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү өчен материаллар әзерли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading