"ШК" Татарстан Премьер-министрының 15 ел буе җавап таба алмаган соравына ачыклык кертте
Скопировать ссылку
"ШК" Татарстан Премьер-министрының 15 ел буе җавап таба алмаган соравына ачыклык кертте
Илдар Халиков, үзе әйтүенчә, инде 15 ел буе бер сорауга җавап таба алмыйча интегә: "Республикада киекләрнең саны билгеле булса да, балык буенча берәүнең дә төгәл мәгълүмат биргәне юк әле миңа. Балыкчыларның "балык бетте" дигән сүзе белән генә ерак китеп булмый. Тиешле карарлар кабул итәр өчен, елгалардагы биоресурсларны ничек тә булса санап чыгарырга кирәк".
Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе коллегиясендә яңгыраган фикерләрдән аңлашылганча, көн кадагындагы төп мәсьәлә - браконьерларга каршы көрәш алып бару. Моның өчен "Нерест" дип аталган операция да барлыкка килде. Былтыр аның кысаларында республика сулыкларыннан 3,5 меңнән күбрәк ятьмә тартып чыгарылды.
Идарә башлыгы Федор Батков хәбәр итүенчә, күпсанлы каршылык чараларына карамастан, Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләрендәге базарлар тиешсез рәвештә тотылган балыклар белән шыплап тулган. Халык, кибеттән аласы урынга, базарга чаба, чөнки андагы балыклар 10-15 процентка очсызрак. Әлеге товарны сату өчен ике генә белешмә кирәк, өстәвенә, балыкның легаль рәвештә тотылганын дәлилләүнең кирәге дә юк.
Былтыр рәсми рәвештә балык тотуга катнашы булмаган 76 физик һәм юридик затка ветеринар белешмәсе бирелгән. Татарстан буенча елына 3 мең тонна балык тотарга ярый, баксаң, браконьерлар да судан шулкадәрне тартып чыгара икән. Федор Батков фикеренчә, бу башбаштаклыкка чик кую өчен, ветеринар белешмәләрне балыкны зур күләмдә рәсми рәвештә җитештергән һәм аның легаль рәвештә тотылганын исбатлаган оешмаларга гына бирергә кирәк.
Илдар Халиков та үз чыгышында "койрыклы" темага зур игътибар бирде. Аның сүзләренчә, "Нерест" операциясен тормышка ашырганда, башка министрлык-ведомстволар да теләктәшлек күрсәтергә тиеш.
- Кулга алынган 3,5 мең ятьмә - диңгездәге тамчы кебек кенә. Әмма алары да сулыкларда калса, нәрсә буласын күз алдына китерүе дә кыен. Браконьерлар белән көрәшүдә һәвәскәр балыкчылар, иҗтимагый оешмалар ярдәмгә килә алыр иде, алар белән очрашуларны ешайтырга кирәк. Җинаятьчеләрне республика өчен кирәкле һәм законлы шушы эшчәнлектән бергәләп кысрыклап чыгарсак иде, - диде ул.
Моннан тыш, премьер-министр сунарчылык белән балыкчылык туризмын үстерүгә дә басым ясарга кушты.
- Һәвәскәр сунарчылар өчен шартлар тудыру мөһим. Барлык тиешле документлары булган кеше кая барып ата ала? Әйтүе кыен. Идарәнең тырышлыгы белән бездә киекләр саны җитәрлек. Балыкчылык буенча да шул ук сорау килеп баса. Берәр районга килсәм, бездә балыкчылык туризмы җайга салынган, диләр. Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белән бу темага сөйләшә башласам, андый туристик урыннарны таба алмыйбыз, - диде Илдар Халиков.
Мамадыш балык заводы директоры Егор Грушев безгә сөйләвенчә, алар балыкны тоту һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта елына 120-150 тонна җитештереп, республика ярминкәләрендә һәм Мамадышта саталар. Заводта 100гә якын кеше эшли.
- Балыкчылык һәрвакыт популяр юнәлеш булып килде. Соңгы ике елда Нократтагы суны көйләп, вакытында төшергәч, уылдык чәчү чоры да әйбәт үтте. Бер-ике елдан балык күпләп үрчер, дигән өмет зур. Без Чулман белән Нократ елгаларындагы барлык төр балык белән эш итәбез: корбан балыгы (лещ), сазан, чуртан (щука). Браконьерлар белән дә актив рәвештә көрәшәбез, әмма аларны бөтенләй бетереп булмый. Әгәр балык сатучыларны тикшерсәләр, бу браконьерларның кимүенә йогынты ясар иде, - дип фикере белән бүлеште балык заводы директоры.
Республиканың балык тоту спорты федерациясе президенты Роберт Тәһәвиев сүзләренчә, балык тоту спортында махсус җайланмалар (насадкалар) һәм җимнәр сатып акча эшләп була. Үзегез чамалап карагыз: бер килограмм суалчан бер килограмм иттән кыйммәтрәк, бәясе 1200 сумнан башлана. Кризис аркасында балыкчылар тарафыннан кыйммәтле җимнәргә сорау кимәгән.
- Кытайда ятьмәләр бик күп җитештерелә. Без гомер буе шуларны сатуны тыярга кирәк, дип әйтә килдек һәм бүген дә әйтәбез. Яр буйларында чүп тә күп, тик Мәскәү белән чагыштырганда, бездә хәлләр түзәрлек әле, - дип сөйләде Роберт әфәнде.
Премьер-министрның соравына җавап таба алу максатында без Күл һәм елга балык хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Татарстандагы бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Фәнни хезмәткәр Михаил Горшков "ШК"га аңлатканча, балыкларның баш санын төгәл санап чыгару мөмкин түгел. Әмма сулыклардагы запасны тонналап чутларга була, моның махсус һәм катлаулы методикасы бар. Балык санын исәпләү өчен, күзәтү станцияләре кулланыла, фәнни-тикшеренү көймәсе белән экспедиция эшләре алып барыла.
Татарстанның балыкка иң бай өлеше - Куйбышев сусаклагычының Идел белән Чулман елгалары. Куйбышев сусаклагычында елына - 7,5 мең тонна, ә Татарстан буенча уртача 3,5 мең тонна балык тартып чыгарырга рөхсәт ителә.
- Хәзерге мизгелдә сусаклагычта 8 928 032 балык бар, дип төгәл әйтә алмыйбыз. Чөнки аларны бертуктаусыз тоталар. Җитмәсә, уылдык чәчү чорыннан соң вак маймычлар күпме! Балыкларның баш санын исәпләп чыгару - нонсен, - диде институтның фәнни хезмәткәре.
Сунарчылыкка әйләнеп кайтсак, Татарстанга киекләрне ауларга чит өлкәләрдән, хәтта Германия, Франция, Кытай, Америка кебек илләрдән киләләр. Бу исә республикада сунарчылык туризмының чәчәк атуы турында сөйли.
Кайсы хайваннарны ауларга ярамый?
Республикада кайбер хайваннарның саны елдан-ел кими. Шул нисбәттән узган елны Татарстан Президенты махсус фәрманга кул куйган. Аның буена 2017 елга кадәр ак куянны (заяц-беляк), урман тавыгын (глухарь) һәм боҗырны (рябчик) ауларга ярамый.
Комментарийлар