16+

Башкала үзәгендәге реклама корылмалары сүтеләчәк

Быел башкалада реклама корылмаларыннан файдалану буенча 5 елга исәпләнгән килешү вакыты тәмамлана.

Башкала үзәгендәге реклама корылмалары сүтеләчәк

Быел башкалада реклама корылмаларыннан файдалану буенча 5 елга исәпләнгән килешү вакыты тәмамлана.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина чыгышында әйтелгәнчә, Казанда 3х6 метр күләмнәрендәге 1670 реклама корылмасы исәпләнә. Тышкы рекламадан 5 ел эчендә шәһәр бюджетына 1 миллиард сумга якын табыш кергән. Мэрия тышкы реклама корылмалары урнаштыруның яңа территориаль схемасын раслады. Зур күләмле корылмалар 1138 берәмлеккә генә калдырыла. Кремль һәм Тимер юл вокзалы тирәләрендә, Мәскәү, Н.Ершов һәм башка урамнарда 3х6 метр форматындагы билбордлар сүтеп алыначак. Мэр Илсур Метшин: «Казанның тарихи өлешендә реклама корылмалары булмаячак. «Коллизей» һәм «Кольцо» сәүдә үзәкләренең диварлары реклама белән чуарланып беткән. Алар Универсиадага кадәр чистартылырга тиешле», - дип кисәтү ясады.
Европада, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Омск һәм Ярославль шәһәрләренең үзәк өлешләрендә реклама корылмалары юкка чыгарылган инде. Июль һәм сентябрь айларында төрле ысулдагы 1327 реклама корылмасы (еврощит, пилон, пилларс, ситиборд, суперсайт) аукционнарга куелачак. Ирина Дябилкина: «Казан үзәгендәге реклама корылмаларын аларның хуҗалары сүтеп алырга тиеш. Әгәр бу эш ел ахырына кадәр дә башкарылмаса, корылманы шәһәр хакимияте үзе сүттертәчәк, чыгымнар исә реклама корылмасы хуҗасыннан суд аша түләттереләчәк», - дип искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading