16+

Башкалада һәм бистәләрдә юлларны төзү-төзекләндерү өчен ел саен кимендә алты миллиард сум кирәк

Казанда быел юлларны төзекләндерү өчен өч миллиард сум тотылган. Бер уйласаң, искитмәле күп акча бу.

Башкалада һәм бистәләрдә юлларны төзү-төзекләндерү өчен ел саен кимендә алты миллиард сум кирәк

Казанда быел юлларны төзекләндерү өчен өч миллиард сум тотылган. Бер уйласаң, искитмәле күп акча бу.

Ләкин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, башкалада һәм бистәләрдә юллар төзү-төзекләндерү өчен ел саен кимендә алты миллиард сум кирәк, ди.
Җәйге чорда 105 урам, 220 ишегалды һәм квартал эче юллары төзекләндерелде. Казан территориясенә керүче торак пунктлардан утыз бистәдәге (бистәләр сиксәннән артык) 58 урамга вак таш түшәлде, ә 40 урам юлына асфальт җәелде. Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирелүче Каймары авылы янындагы яңа барлыкка киләчәк бистәгә 42 мең квадрат метр юл салынган.
- Казанда быел 35 ишегалды комплекслы төзекләндерелде. Юлны асфальтлау белән беррәттән балалар уен мәйданчыклары эшләнде, эскәмияләр урнаштырылды, идарәче компанияләр агачлар утыртты, - диде Игорь Куляжев.
Башкала мэры Илсур Метшин да мәсьәләгә карата сүзләрен акча бәһасеннән башлады.
- Өч миллиард сум зур акча. Моның өчен без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле, ул Казанга теләктәшлек күрсәтә, - диде Илсур Метшин, - федераль бюджеттан шәһәрләргә юлларны төзекләндерү чараларына 53 миллион сум бирелә. Күп шәһәрләр шушы финанс чыганаклары белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр.
Республика бюджеты ярдәмендә Казанда 2011 елдан бирле сигез миллион квадрат метр юл өслеге яңартылган.
- Юл төзелешендә колачлы эшләр башкарылды, ләкин әле Казанда юлларның өчтән бер өлеше генә норматив таләпләргә җавап бирерлек хәлгә китерелде. Ишегалларының да тагын 60 процентында юлларга асфальт түшәргә кирәк, - диде шәһәр башлыгы.
"Уңайлы мохит" программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Урам чатларында тротуарларга урнаштырылучы сиземләү плитәләренең (тактильные плиты) яңгырга чыдамлыракларын куя башлаганнар. Әмирхан урамында медуниверситет ягындагы тротуарга сиземләү плитәләре шул хәтле хәвефле авышлыкта ясалган ки, әлеге тротуарда сау-сәламәт кешенең дә, аягын яки кулын сындырып, физик мөмкинлекләре чиклегә әверелүе бик ихтимал. Игорь Куляжев: "Казанда киләсе елда юл төзү-төзекләндерү эшләре бер миллиард сумга ниятләнелеп планлаштырыла. Исемлеккә беренче чиратта нык ватылган юллар кертеләчәк. Казанлыларның кайсыдыр урам яки ишегалды юлының начарлыгы турында районнар хакимиятләренә мөрәҗәгатьләре, шулай ук "Халык контроле" челтәренә җибәргән хәбәрләре дә исәпкә алыначак", - диде.

Фото: kazved.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading