Шәһри Казан

Башкалага Кыш Бабайлар җыела!

Урамда әле җылы һәм карсыз булса да, Яңа елга кадәр әллә ни күп вакыт калмады инде. Күз ачып йомганчы килеп тә җитә бит ул. Кышкы әкият геройлары да инде күптәннән Яңа елга әзерлек мәшәкатьләре белән янып-көеп йөри.

Ә 23 ноябрь көнне Россиянең, ерак һәм якын чит илләрнең бик күп әкият персонажлары барысы да Казанга җыелачак. Бу көнне безнең Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үтәргә ниятли. Мондый уникаль чара Татарстанда әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Башкалада бик тә кызыклы, тылсымлы һәм сихри тамаша булуы көтелә.
Әлеге чара турында «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында ТРның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Сергей Иванов, «Travel and work» туристлык компаниясенең директоры Юлия Таланова сөйләде. Очрашуга хәтта Кыш Бабай үзе дә килгән иде. Татар милли бизәкләре чигеп ясалган яшел төстәге туны, бияләйләре, түбәтәйгә охшап торган башлыгы белән башка Кыш бабайлардан ул әллә кайдан ук аерылып тора. Сергей Иванов аңлатып киткәнчә, әлеге бәйрәм беренче чиратта туристлык проекты булып тора, аның максаты да - туристларны җәлеп итү һәм үзебезнең Кыш бабайны күп җирләргә таныту. Бәйрәмдә исә нинди генә геройлар катнашмаячак: үзебезнең Кыш бабай белән Кар кызы, Шүрәле һ.б. әкият персонажларыннан кала, кунакка Бөек Устюгтан Россия Кыш бабае, Кировтан Кикимора, Ярославль шәһәреннән Алеша Попович, Тыва, Удмуртия Республикаларыннан Кыш бабайлар һәм башка геройлар килергә тиеш. Юлия Таланова бик тә үзенчәлекле булган бәйрәм программасы белән таныштырып китте. Шулай итеп, сәгать 12.00дә әкият персонажлары барысы да Бауман урамын әйләнәчәк. Сәгать 13.00дә исә кышкы тылсымчыларны Казан Кремлендә Барсик көтеп тора. Шушында ук Кыш бабайның серле почта тартмасын ачу тантанасы уздырылуы көтелә. Сабыйлар аның аша яраткан Кыш бабайларына үзләренең теләкләрен җибәрә ала. Кремльгә кергән вакытта исә балаларга махсус юбилей открыткаларын тапшырачаклар. Әлеге чара кысаларында, балаларга тылсымлы зарядка ясату да каралган. Кыскасы, бер кеше дә күңелсезләнеп утырмаячак ул көнне.
Сәгать 15.00дә исә Көрәш сараенда бәйрәмнең төп чарасы - әкият персонажлары катнашындагы феерик шоу башланачак. Оештыручылар әлегә барлык серләрне дә ачып бетерми үзе, әмма аны искиткеч гүзәл тамаша булачак диләр. Бу көнне күп кешенең теләк-хыяллары чынга ашар, мөгаен, чөнки моның кадәр Кыш бабай һәм әкият геройлары җыелганда, башкача була да алмый кебек...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: