16+

Башлыйбыз! Иртәгә Казанда Универсиада ачыла

«Биш көн әле ул бик күп» - атна башында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин шулай дигән иде. Биш көне генә түгел, биш елы да узып китте - иртәгә Татарстан башкаласында XXVII җәйге Универсиада старт ала.

Башлыйбыз! Иртәгә Казанда Универсиада ачыла

«Биш көн әле ул бик күп» - атна башында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин шулай дигән иде. Биш көне генә түгел, биш елы да узып китте - иртәгә Татарстан башкаласында XXVII җәйге Универсиада старт ала.

Дөресрәге, 6 июль көнне студентларның бөтендөнья спорт уеннары рәсми рәвештә ачылачак. Бадминтон, бокс, су полосы (су тубы), суга сикерү, синхрон йөзү һәм футбол буенча беренче ярышлар бүген үк уздырылды инде. Шулай да ачылу тантанасын аерым бер дулкынлану белән көтәбез, дисәм, ялган булмас. Алдагы чараларның уңышы Универсиаданы ничек башлап җибәрүебездән дә торачак бит.
Ә ачылыш тантанасы шәп булырга охшаган. Аның программасын җиде кат йозак астында саклыйлар, әлбәттә, шулай да кайбер серләр чишелде инде. Ачылу һәм ябылу тантаналарының генераль продюсеры композитор Игорь Крутойның әйтүенчә, иртәгә «Kazan Arena»да Дмитрий Хворостовский, Мария Максакова, Илдар Абдразаков, Альбина Шаһиморатова һәм Екатерина Щербаченко кебек опера йолдызлары, шулай ук Александр Градский чыгыш ясаячак. Тантана тулысынча операга гына кайтып кала икән дип уйларга кирәкми, композитор сценарийны кроссовер стилендә төзегән. Димәк, классика, рок һәм музыканың башка юнәлешләре кушылган программа булачак. Крутой хәтта Россия гимнына аранжировка да ясаган. Болай булгач, ачылыш вакытында күңелсезләнеп утырырга туры килмәс, шәт. Федераль телеканаллардан «Россия-1» тантанадан турыдан-туры трансляция алып барачак.
Бик озак килдек бу көнгә, бик озак әзерләндек. Иртәгә бөтен дөнья алдында сынау тота башлыйбыз. Универсиадада 162 илдән 9 меңнән артык спортчы катнашачак. Алар 27 спорт төрендә 351 комплект медаль өчен көч сынашачак. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: бүләкнең биш комплекты беренче тапкыр уйнатыла. Россия җыелма командасы иң зур составлы булачак. Безнекеләргә максат та куелды инде - көндәшләрне артта калдырырга. Өйдә диварлар да булыша, дигәндәй, безнең спортчыларга уңыш елмаер дип ышанасы килә. Ә без исә догада торачакбыз: Россия, аерым алганда Татарстан командасы өчен дә, Универсиаданың әйбәт кенә узып китүе өчен дә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading