Шәһри Казан

БАТАР КҮЛЕҢ БУЛМАГАЧ...

Гаетхуҗа бай улына ике йорттан килен төшерде. Беренчегә, өй күрке - белемле, чибәр, хәйлә-мәйләгә дә оста, көн иткәндә анысы бигрәк тә кирәк, дип, Мөхәррәм хәлфәгә яучы җибәрде. Ике ел дигәндә, килененең кысырлыгын сылтау иткән булып, Тиңчура картның төпчеген елатып диярлек алдырды. Кыз өлгереп кенә килә, эшкә уңган, авырлыкта үскәнгә, бик...

Карт килен бизәнеп-ясанып көзге каршында утырганда, яшь килен бозаулар астын җыештырды, болынга арканга төшерде, сыерларны көтүгә куды, табынын әзерләде. Көндәше, кара тарантаска утырып, Нәвадир бай белән култыклашып кунакка китеп барганда, артларыннан капка ябып калды. Мөхәррәм хәлфәнең күз өстендәге каш кебек үстергән Сарасы, байга килен булып төшкәч, Сара майабыстайга, җиләгапа-алмапаларга әйләнсә, Тиңчура картның хезмәт итәргә яратылган Сафурасы, Сапый-Сапураларны оныта башласа да, ни бикә, ни җиңги, ни чәчәгапа булып китмәде.
Нәвадир байның кайсы хатынын ныграк яратканлыгын алай да тәгаен генә әйтү кыен иде. Көндезләрен күбрәк Сара бикәч тирәсендә чуалса, төннәрен - яшь килен килгәч, өйгә өстәлгән янкормадан чыкканы ешрак күренә иде, әмма дә ләкин шунысы хак: ирне сөендереп, ике хатын да берьюлы түгәрәкләнә башлады.
Ходаның хикмәтедер инде, Сара бикә балага тулгакларга тотынып, алмага кеше җибәрелгән Фәүзелкамәр карчык бай йортына аяк басканда, нишләргә белмичә, чүнник тирәсендә таптанып торган Нәвадирга Сафураның да тиздән бала табасына хәбәр килеп иреште. Анысына икенче кендек әбисен дәштеләр. Барысы да уң килеп, Сара бикә белән Сафура килен Гаетхуҗа байны оныклы иттеләр дә куйдылар. Нәвадирның, хатыннарымның кайсы ир бала тапса да, исемен Сәйдар куям, нигеземнең хуҗасы итәм, дигән сүзе бар иде. Беренче булган баланың кендек әбисенә дә бик күп бүләкләр вәгъдә ителеп, бу хакта халыкка да билгеле булганга, ул тәмам аптырашта калды.
Затлы, асыл, аксөяк мәгънәләрен аңлаткан Сәйдар исеме Гаетхуҗа бай күңеленә дә хуш килде. Ярар, дип, ул да алдан ук ризалыгын биреп куйган иде - бала тугач, исемен ничек сайларбыз, дип, беркем дә баш ватмады. Олы байның, башта көмәнгә узмый җәфаланасың, аннан табуы куркыта, соңыннан кем кушарга белми тинтерисең, дип, хатынының башын игәүләгәне исендә иде, шуңа күрә, чарасы алдан күрелгәнгә бик сөенде.
Исем табылу да ул кадәр үк авырдан түгел икән... Ике кендекче әби дә, якты дөньяга баланы иң элек мин тартып чыгардым, дип торганда, әти кешенең хәлләре катлауланды. Беткән баш беткән, әйткән нәзерем тотар, әйдә соң, икесенең дә исеме Сәйдар булсын, дип, Нәвадир шунда ук ике әбигә дә бүләкләрне мулдан биреп ташлады, икесенә ике ат җиктереп, өйләренә үк озаттырды.
Бер өйдә ике баланың бер үк исемдә булганы татарда күренгән хәлме?! Бай баласы булмаса, моңа азан әйтеп исем кушкан мәзин дә, икенче-берәве дә ризалык бирер идеме икән?.. Бәби туйларында күп булып, исем кушарга тәмам шомарып беткән карт мәзин, көлемсерәп, байга ни дә килешә, дигән булды. Ярый әле аннан ары артык сүз куертып тормады, әйтелгән исемнәрне ике баланың да колагына кычкырып, чәен эчеп, сәдакасын-бүләген култык астына кыстырып, эчтән генә бу хәлне көлкегә алып, хатынына да бер кызык итеп сөйләргә әзерләнеп, терек-терек кенә өйләренә элдертте.
Исем кушканда да, балалар әниләренең күкрәген имеп, үзләренеке генә булган бүлмәләрдә, бишекләргә ятканда да, булган һәм булачак хәлләрнең бар аянычлыгын беркем дә ахыргача башына китереп җиткермәгән икән. Дөрес, Диния нәзарәтенә киткән җиреннән кайтып төшкән Сәхибулла мулла, балаларны мәчет метрикәсенә теркәгәндә Нәвадирга тагын бер кат әйтеп карады: ай-һай, бай абзый, дөрес эшлисеңме икән инде, ата-баба гадәтендә күренмәгән бер эш бит...
Мулланың:
- Бездә, үлгән баланың да исемен, язмышын кабатлар, дип, икенче берсенә кушмыйлар, һич югы хәрефен үзгәртәләр, син дә инде, чын әһле ислам була торып, олы Иван да кече Иван була түгелме? - дип соравына каршы яшь бай үзе дә сорау белән генә җавап бирде:
- Башкача эшләсәм, нәзерем тотар дип куркам. Балаларның икесе ике әнкәдән бит, бу хакта Коръән аятьләрендә ни әйтелгән соң?
Әллә бу турыда, чыннан да, берни әйтелмәгән иде, әллә мулланың үзенең дә белүе шулкадәр генә булды - әлеге хакта сүз куертуны кирәк тапмаган кебек, кәгазь-карасын алып килеп, амбар кенәгәседәй бер дәфтәргә язарга ук кереште.
Шулай итеп, Нәвадирның ике хатыннан да баласы булып, Гаетхуҗаныкылар ишле гаилә сыман яшәп тә киттеләр. Сафура үзе дә таза хәлле булгангамы, әнкәсен сөендереп, баласы иң элек атлап китсә, Сара бикәнеке, зиһенлерәк идеме, яшь дигәндә, шактый гына сүзләр дә белә башлады.
Нәвадир, балаларның әнкәләрен исәпкә алмыйча, бер йортта туган, бер ишегалдында үскән ике Сәйдар икәвесе дә җир җимертеп йөгереп йөри башлагач, бертуганнар булып китәрләр, алга таба бергәләп көн итәрләр, тормыш алып барулары да җиңелрәк булыр, дип уйлый иде. Сара бикә дә, яшь килен Сафура да һич кенә дә алай теләмәделәр: улларын ничек тә бер-берсеннән аерып куярга, үзара артык катыштырмаска тырыштылар.
Бераздан Нәвадир аңлады: теләсә дә, малайлар бертугандай көн итә алмаслар иде. Бәдәнгә нык булса да, Сафура Сәйдарының ни өч яшьтә, ни биштә теле юньләп ачылып китмәде. Сара бикә баласы бабасы Мөхәррәм хәлфәгә хәреф танырга киткәндә, Сафураныкының теле ачылса да, акылга зәгыйфьлеген аңлата торган тел булып кына ачылды. Дөрес, тора-бара ул, хәреф танырга ук өйрәнмәсә дә, кул арасына керә башлады, егет булгач бигрәк тә әнисе янәшәсендә абзарында да эшләде, бакча тирәсендә дә булышкалады.
Кая гына барсаң да, кем белән генә яшәсәң дә, нәсел атың калмый, нәсел даның үзең белән ияреп йөри икән. Сараны туган-тумача Акбикә, ягъни өлкән бикә дип йөртә башлаганда, Сафура һаман Сафура килен генә булып калды, бу аны эчтән кимерә, иренә дә бераз үчлерәк, ачулырак итә иде. Хатын-кызның ачуы ирләр ачуы гына түгел. Инкыйлаб башланып, ярлыларга көн килгәч, ул тотты да баеннан аерылды да китте. Киткәндә, влач хәзер безнеке, мин сезгә ничә ел хезмәтче булып яшәдем, дип, Гаетхуҗа байның тир түгеп туплаган байлыгыннан шактый гына өлешне каерып алырга да онытмады.
Балда-майда яшәгән, йомшак урыннарда озаклап йоклаган Акбикә инде рәхәтләнер, йортка бер-үзем калдым, дип масаер, өй эшләренә берәр хезмәтче хатын гына ялларлар да, тагын да иркенәебрәк яшәп китәр шикелле иде. Нәвадир тагын ялгышкан булып чыкты: эшләрнең кая таба барганлыгын аңлаган Сара көндәше артыннан ук, байлыкны тагын да күбрәк эләктереп, атасы йортына кайтып төште.
Тыныч көннәр булса, киленнәргә хуҗалыгыннан шымытыр да тиясе юк иде. Аннан хәлсезрәкләрнең дә байлыклары таланган бер көндә, иләк-чиләк, балта-көрәк ише нәрсәләрнең үз оныгына китеп барганына Гаетхуҗа бай бөтенләй көенмәде, бәлки, шуның белән башка төшкән авырлыклар үтәр, большевиклар йортны күчереп салмаслар, эчендәгесенең үз оныкларыңа калуы яхшырак, дип уйлады.
Йортны, дөрестән дә, күчереп алып китмәделәр, әмма озак та үтми Себергә сөрелгән Гаетхуҗа бай йортыннан, теләсә кем торып тәмам тарала башлагач, эчтән таларлыгы бер дә калмагач, «Авыл сәвите», «Китап уку ызбасы», «Медпункт» кебек бүлмәләр ясадылар да куйдылар. Күпишекле каралты моңа бик тә кулай иде. Таш койма белән әйләндереп алынган ихатаның капкалары да берничә булып, ишегалдын бүлгәләргә бик уңай килеп, авыл сәвитенә дә, ызба-читәлнәсенә дә, шифа бүлмәсенә дә аерым йөрешле иттеләр.
Айкапның бар бае, мулласы-хәлфәсе Себергә куылганда, карт хәлфәгә, ни гаҗәп, тимәделәр. Хәер, ул тиз арада дин белеме бирүен ташлап, Аллага каршы сөйли башлаган һәм шуның белән авылга хуҗа булып алган ярлы-ябагайга бик кирәкле кешегә әверелгән иде. Ул, ничә ел көненә ничәмә мендем, мәзине юкта азанын да әйттем, дип тормады, мәчетнең манарасын үзе үк кисеп төшерде. Бу эшнең ахыры хәерле үк бетмәсә дә, ялгышлык белән балта йөзе кисеп үткән уң кулына черек йөгереп, тиз арада вафат булып куйса да, Мөхәррәм карт кызын-оныгын кулаклар исемлегенә керү куркынычыннан коткарды. Хәер, Сара бикә иллә дә үткен хатын иде: эшләр юньсезгә китмәсен, дип, атасы үлүгә үк, Айкапка районнан җибәрелгән рәисне йортына өйдәшлеккә кертте.
Кеше тормышның ниндиенә дә яраша. Совет властена да күнделәр. Колхозны - крестьянныкы, илне хезмәт халкыныкы дип яшәп, байлыгын арттыру өчен җан-фәрман тырышып ятканда, авыл халкын тагын бер кат миңгерәүләнгәндәй итеп, каһәр суккан сугыш башланды. Көн дә армиягә алынулар, күз яшьләре түгүләр, аерылышу авырлыклары башланды.
Сафура Сәйдары сугышка алыныр дип уйламады да уйламады. Егет, акылы зәгыйфьлектән, хәрби хезмәткә бармады. Мәктәпкә дә йөртеп-йөртеп карадылар да, моннан эш чыкмый, дип, кул селтәделәр - Сәйдар уку-язуны да танымый иде. Әни кеше, улына солдатка алыну кәгазе килгәч тә, бер-бер аңлашылмаучылыктыр, тикшерергә генә чакырганнардыр, дип уйлады. Сугыш вакытында тәртибе шулдыр, табибтан табибка йөртерләр дә, ак билетлылыгын тагын бер раслап, кире кайтарып җибәрерләр, диде. Шуңа күрә, юлына-мазар ашарга да юньләп тыкмыйча, капкадан гына озатып калды.
Сәйдарның күренүгә солдатка алынучылар арасында китеп баруы да Сафураның эчен пошырмады, ул күңелендә бернинди хафа-мазар сизмәде. Кичен олаулар кайтты, тик барысы да бушаган, арбаларның берсендә дә улы Сәйдар юк иде. Сафура шунда гына аның чын-чынлап солдатка алынганлыгына ышанды.
Бу хәлләрнең асылы сугыш беткәнче үк ачыкланды. Сара бикә, авыл советы рәисен-тәндәшен сыйлап-майлап, исем-фамилиясе дә, атасы исеме дә туры килгән, туган көне белән туган җирендә дә аермасы булмаган көндәше баласын үз улы урынына җибәрттергән булып чыкты. Каралуын Сара улы каралса да, алынуын Сафураныкы алынганлык турында сүз киткәч, рәиснең дә, хатынның да хәлләре шәптән булмады, аларны - төрмәгә, хәлфә оныгын фронтка озаттылар.
Сугышның башлары гына иде әле. Егетләрнең берсе дә яу кырыннан әйләнеп кайтмады. Гаетхуҗа байлардан эләктергән тимер сандык уентысыннан өчпочмаклы хатны алып караганда, Сафураның күңелен һаман бер сорау бимазалады: и бала-бала, дөньяда үзе дә яшәмәде, минем улымны да алып китте... Бер исемгә язган уртак язмыш идеме бу, көндәшлек үченең нәтиҗәсеме - инде аның аермасы бармыни? Батар күлең булмагач, кайсысына чумасың?!.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: