Шәһри Казан

Бауман урамы милекчеләре киреләнә

Башкаланың тарихи-архитектура һәйкәлләре саналучы «Казан» кунакханәсе һәм Матбугат йорты биналары саклап калынды.

Кичә мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов Санкт-Петербург белән Бауман урамнарында үткәрелүче төзекләндерүләр турында мәгълүмат җиткерде.
Бауман урамына капиталь ремонт 1998 елда, ягъни Казанның меңьеллыгы алдыннан ук башланган иде. Биредә Тукай мәйданына сәгать һәм Федор Шаляпинга һәйкәл дә куелды. «Җәяүлеләр өчен генә билгеләнгән Санкт-Петербург һәм Бауман урамнарының гомуми озынлыгы 2 километр. Монда 77 бина урнашкан. 31 бина федераль һәм республика әһәмиятендәге тарихи-архитектура һәйкәле санала. Шулардан «Казан» кунакханәсе һәм Матбугат йорты биналары диварлары быел төзекләндерелеп бетереләчәк, ә эчке төзелешләр дәвам итәчәк», - диде Андрей Лобов.
Санкт-Петербург һәм Бауман урамнарындагы 33 бинаның диварлары төзекләндерелергә тиеш. 6 бинаның дивары тәртипкә китерелгән инде, 18 бинада эш кайный. Ләкин Бауман урамындагы кайбер милекчеләр, биналарын сатып җибәрергә ниятләгәнлектән, төзекләндерүләрдә катнашырга теләмиләр икән. Бу хәбәрне ишетүгә үк мэр Илсур Метшин: «Милекчеләр үз карамакларындагы биналарны төзекләндерү йөкләмәсе дә алдылар, шунлыктан килешүне үтәргә бурычлылар», - дип, канәгатьсезлек белдерде.
Бауман урамы төнге сәгатьләрдә яшьләр һәм туристлар белән тула. Кызганыч ки, чүп-чар урамнарга гына ташлап калдырыла. «Төннәрен Бауман урамына мотоциклчылар җыела. Алар сәгатенә 100 километр тизлектә чабышалардыр, мәгәр», - дип борчылуын әйтте Андрей Лобов. Мэр Илсур Метшин: «Бауман һәм Санкт-Петербург урамнары - Казанның йөзе. Җәяүлеләр өчен билгеләнгән урамда мотоциклчылар чабышкан шәһәргә кабат кемнең киләсе килсен. Мотоциклчыларга карата чаралар күрелсен», - дип кисәтте.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: