16+

БДИ башланды

Казанда 2011-2012 уку елына беренчел нәтиҗәләр ясалды. Чыгарылыш сыйныфлардан 6056 укучы йомгаклау аттестациясе узачак.

БДИ башланды

Казанда 2011-2012 уку елына беренчел нәтиҗәләр ясалды. Чыгарылыш сыйныфлардан 6056 укучы йомгаклау аттестациясе узачак.

БДИ рус теленнән - 31 майда, математикадан исә 7 июньдә бирелә. Мәҗбүри фәннәрдән тыш, БДИ графигына сайлап алу хокукындагы фәннәр дә кертелде. Мәсәлән, кичә укучылар тарих, информатика һәм биологиядән тәүге имтиханнар тапшырды. Укучылар арасында ирекле фәннәрдән җәмгыять белеме популяр. Физика, тарих һәм биология фәннәрен сайлаучылар да шактый.
Шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин әйткәнчә, быел вузларга кергәндә БДИ нәтиҗәләре язылган белешмә кирәк түгел. Яңа тәртип нигезендә, вузлар абитуриетның документларын алырга, ә имтихан күрсәткечләрен Федераль мәгълүмат базасыннан үзләре чагыштырырга тиешле.
Хәзергә «За особые успехи в учении» медаленә унберенчеләрдән 543 укучы дәгъва кыла. Алтын медальгә - 261, ә көмеш медальгә 275 кеше кандидат. Казан мәктәпләреннән 43 укучы Бөтенроссия олимпиадаларында җиңү яулады. Бу, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән соң, өченче күрсәткеч.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading