16+

БДИ үтеп бара, нәтиҗәләре ничек?

Июнь урталары - күпләр уйлавынча, җәйнең иң рәхәт чагы. Көннәр эссе, вакыты-вакыты белән яңгырлар да явып китә. Эштән яллар алып, су коенып, кызынып, дөнья рәхәтен чигә торган чак. Ә менә чыгарылыш сыйныф укучыларының кылны кырыкка яра торган вакытлары. Вузларның кабул итү комиссияләре тиздән үзләренең эшләрен башлый.

БДИ үтеп бара, нәтиҗәләре ничек?

Июнь урталары - күпләр уйлавынча, җәйнең иң рәхәт чагы. Көннәр эссе, вакыты-вакыты белән яңгырлар да явып китә. Эштән яллар алып, су коенып, кызынып, дөнья рәхәтен чигә торган чак. Ә менә чыгарылыш сыйныф укучыларының кылны кырыкка яра торган вакытлары. Вузларның кабул итү комиссияләре тиздән үзләренең эшләрен башлый.

Мәктәпләрдә укулар инде күптән тәмамланды. Хәзер кайберләрендә капиталь төзекләндерү эшләре бара, калганнарында исә мәктәп яны лагерьлары эшли. Кыскасы, унберенче сыйныфны тәмамлаучылардан кала, барысы да ял итә. Ә аларга килсәк, Бердәм дәүләт имтиханнары тәмам. Хәзер нәтиҗәләр ясар чак.
Быел мәктәп укучылары һәм җитәкчеләр өчен иң мөһим предмет рус теле булды. Укучылар өчен ул мәҗбүри, түрәләр өчен сәясәт. Бу предметтан нәтиҗәләргә килсәк, алар яхшы. Татарстанныкыларның гомуми баллары бөтенроссиянеке белән чагыштырганда да югарырак. Нәтиҗә: бездә кайберәүләрнең Татарстан мәктәпләрендә рус теле сәгатьләрен кыскарталар дип лаф орулары урынсыз.
Имтихан вакытында тәртип бозу очракларына килсәк, туй үпкәсез генә үтми дигәндәй, андый хәлләр дә булгалады. Быел мәктәп укучыларына телефоннан файдалану түгел, аны үзең белән кесәгә салып керү дә рөхсәт ителмәде. БДИ сорауларын фотога төшереп, аннары аны интернетка кертү дә катгый тыелды. Укучыларны да, имтихан вакытында күзәтчелек иткәннәрне дә, зур күләмле штрафлар булачак, дип кисәттеләр. Шулай итеп, быелгы оештыручыларның апрель башларында әйткән сүзләренә караганда, барлык кагыйдәләр дә үтәлергә тиеш иде кебек. Әгәр укучы бер кагыйдәне генә бозса да, сыйныфтан куып чыгарылып, эше яраксыз дип табыла. Аннары махсус комиссия тарафыннан тикшерелеп, ул рөхсәт итсә, укучы өстәмә көннәрдә имтиханга кертелә.
Кагыйдә бозу очраклары һәр елдагыча диярлек. Укучылар кулдан язылган шпаргалкалар яки басма китапчык формасындагы ярдәмлекләргә кадәр алып керәләр һәм аны карыйлар. Телефоннардан файдалану очраклары исә быел кимеде яки кайбер БДИ тапшыру пунктларында бөтенләй дә юк. Чөнки, беренчедән, шәһәр мәктәпләре территорияләренең күбесендә кесә телефоны элемтәсе дулкыннарын тоткарлый торган җайланмалар урнаштырдылар. Мәсәлән, мин барып карап кайткан Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 167 нче мәктәпнең эчендә генә түгел, ишегалдында да телефон тотмады. Икенчесе, телефоннар сыйныф эченә урнаштырылган яшерен видеокамераларда ачык күренә, ә кәгазь битенә язылган шпаргалкалар өстәл өстендә сизелми дә.
Куып чыгару кебек күңелсез хәлләр дә булгалады. Аларның кайберләре өстәмә көннәрдә кабат тапшырып карарга рөхсәт алса, икенчеләренә ул да эләкмәде.
БДИ таапшырган укучыларның һәм аларның ата-аналарының сүзләренә караганда, быелгы БДИда тәртип бозу очраклары күп булган. Элеккеге елларда барысы да шыпырт кына эшләнсә, быел, ничек булдыра аласың, шулай, ачыктан-ачык. Мәсәлән, укучылар, бәдрәфкә чыккач, кайдандыр әзер җавапларны алганнар һәм турыдан-туры шуннан күчергәннәр. Тик бик күп фәннәр буенча бу җаваплар дөрес булып чыкмаган, БДИның «С» өлешенеке бигрәк тә.
БДИ материалларын фотога төшереп алып чыгып, аннары интернетка элүгә килсәк, анысы да очрады. Тик башка еллардагыча, йөзләгән очрак түгел, берән-сәрән генә. Төп сәбәбе - законнар катгыйланды. Интернетка эленгән сораулыклар һәм җаваплар да анда озак тормады, аларны берничә көннән үк алдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading