16+

БДИдан беренче чирканчык алынды

Узган шимбәдә Россия Федерациясендә БДИның беренче дулкыны үтте. Билгеле сәбәпләр аркасында дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда бирергә теләүчеләр 20 апрельдә рус теленнән имтихан тапшырды. Бүген икенче мәҗ­бүри фән - математика буенча сынаулар үтә.

БДИдан беренче чирканчык алынды

Узган шимбәдә Россия Федерациясендә БДИның беренче дулкыны үтте. Билгеле сәбәпләр аркасында дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда бирергә теләүчеләр 20 апрельдә рус теленнән имтихан тапшырды. Бүген икенче мәҗ­бүри фән - математика буенча сынаулар үтә.

Теләдем дә тапшырдым гына түгел - имтиханны алдан бирүнең җитди сәбәп­ләре булырга тиеш. Кагыйдә буенча, бу исемлеккә кичке мәктәпләрне тәмамлаучы һәм армиягә чакыру алган яки бе­лем эстәүләрен чит илдә дәвам итәргә теләгән чыгарылыш сыйныф укучылары керә. Россия күләмендәге яисә халыкара конкурс-олимпиадаларда катнашучылар һәм төп БДИ тапшыру вакытында озакка сузылган дәвалану курсы узарга мәҗ­бүр булучылар шулай ук дәүләт сынавының беренче дулкынына кушыла.
«Рособрнадзор» биргән мәгълүматларга караганда, быел имтиханны алдан тапшыручыларның саны ике меңгә якын икән. Шуның меңнән артыгы, мәҗбүри фәннәрдән тыш, җәмгыять белеменнән дә сынау үтәргә теләк белдергән. Биологияне - 800, физика белән тарихны 300гә якын кеше сайлаган. Бөтен Россия буенча 10 укучы - француз, 4әү - испан һәм нибары бер бала гына немец теленнән БДИ тапшырачак.
Беренче дулкында имтихан тапшыручыларның нә­тиҗәләре май аенда ук билгеле булачак. Минималь баллар ел башында игълан ителгән иде инде. БДИны алдан тапшыручыларның соңгы имтиханы 6 майга туры килә. Бу көнне ниндидер сәбәпләр аркасында вакытында тапшыра алмаган фәннәрне дә бирергә мөмкин булачак.
Хәер, дәүләт имтиханының төп дулкынына да санаулы көннәр генә калып бара. Быел сынаулар, өстәмә көннәрне дә кушып, 27 майдан 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханны биреп карау, БДИга әзерлекнең соңгы этабын үтү белән мәшгуль.
Уку елы азагына якынлашкан саен, югары һәм урта махсус белем бирү йортларының да эше арта. Абитуриентларны җәлеп итәргә теләп, вузлар «җим са­лу»­ның төрле юлларын уйлап табып тора. Факультет исемен яңгыравык атамага алыштыру, ике бүлекне берләштерү кебек үзгәреш­ләр янәшәсенә яңа белгечлекләр кертүне дә өстәргә кирәк. Казанның кайбер вузлары чыгарылыш сыйныф укучыларына өр-яңа һө­нәрләр тәкъдим итә. Казан федераль университетының педагогика һәм психология институтында «клиник психология» белгечлеге барлыкка киләчәк. Идел буе физкультура, спорт һәм туристлык академиясендә «психологик-педагогик белем би­рү», «сә­ламәтләндерү хезмәте һәм туристлык» кебек юнәлешләр гамәлгә керәчәк. Казан өчен яңалык булса да, академиянең Чаллы филиалында бу белгечлекләр бар иде инде. КМТТУ-КДТУда узган ел коммерция нигезендә «нефть-газ эшчәнлеге» юнәлеше ачылган иде. Быел шул ук белгеч­лек­кә бюджет бүлеге дә ачарга уйлыйлар. КМТТУ-КАИ белән архитектура-төзелеш университетында исә яңа белгечлек­ләр кертелү көтелми.

Мәскәүдә - 300, Омск белән Чиләбедә 200гә якын укучы имтиханны алдан тапшырырга теләк белдергән.
РФнең 69 төбәгендә БДИның беренче дулкыны уза.
Быел БДИны барлыгы 860 меңгә якын укучы бирер дип көтелә.


1 июньгә барлык вузлар да кабул итү кагыйдәләрен әзерләп бетерергә, аларны сайтларына урнаштырырга тиеш.
Югары уку йортларына документлар кабул итү 20 июньдә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading