16+

БӘДРӘФ – цивилизация билгесе

Тычкан әйтә ди, имеш: «Аңламыйм мин бу кешеләрне, үземне яратмыйлар, ә кәкәйләремне ашыйлар!» Билгеле, тычканга рәхәт, аңа безнең кебек тәрбияле булып кыланасы юк, йомышын кайда тели - шунда йомышлап тик йөри. Ә менә безгә нишләргә? Ни әйтсәң дә, без бит теге, әлеге дә баягы, американнарга ияреп, үзебезне цивилизацияле дип санаган...

БӘДРӘФ – цивилизация билгесе

Тычкан әйтә ди, имеш: «Аңламыйм мин бу кешеләрне, үземне яратмыйлар, ә кәкәйләремне ашыйлар!» Билгеле, тычканга рәхәт, аңа безнең кебек тәрбияле булып кыланасы юк, йомышын кайда тели - шунда йомышлап тик йөри. Ә менә безгә нишләргә? Ни әйтсәң дә, без бит теге, әлеге дә баягы, американнарга ияреп, үзебезне цивилизацияле дип санаган...

Американнар дигәннән, әле күптән түгел генә миндә чып-чын Америка кешесе кунакта булып китте. Нью-Йоркның үзеннән. (Ә бит ике дистә ел элек кенә, кешегә әйтсәң, моңа кеше ышанмаслык иде!) Америка кунагы бер яктан миңа ничектер кода да тиеш булып чыга. Ул - Казаннан Кушма Штатларга китеп, бүген шунда яшәүче кодагыемның икенче ире. Боб Кабрал исемле. Егерме дүрт елдан артык Нью-Йорк полициясендә хезмәт иткән. Хәзер лаеклы ялда, безнең акчага күчереп исәпләгәндә, 117 мең сум пенсия ала. Аның Россиягә әле беренче генә тапкыр килүе. Үзе тамчы да ни урысча, ни татарча белми. Сөйләшәбез инде шунда, кайсын, телсезләр кебек, ишарәләр белән аңлашабыз, кайсын инглизчәдән йә кодагый, йә балалар тәрҗемә итә.
Боб яшерми: «Россиягә бераз шикләнебрәк килгән идем», - ди. Нишләтәсең, Америкада безгә әле һаман да мәгълүм стереотип белән карау яши. Янәсе, без - агрессив халык, Россия гел тайгадан тора һ.б.
«Ә чынлыкта сездә дә тормыш нәкъ бездәге кебек икән бит, - ди Боб. - Дөрес, аерма да бар һәм ул шактый сизелерлек», - дип тә өстәп куя үзе.
«Кода» бездәге кунакчыллыктан мөкиббән (нәрсә-нәрсә, бүтәнен булдырмасак та, кунак итә беләбез анысы!). «Ханская» аракысын бик ошатты. Аны, шәраб татып караган сыман, иреннәрен чәпелдәтә-чәпелдәтә эчә. «Кызганыч, Америка халкына сездәгедәй кунакчыллык хас түгел», - дип пошына. «Ә кем комачаулый?» - мин әйтәм. «Саранлыктыр, күрәсең», - ди.
Казанны ошаткан. Тик Кремльдә чиркәү белән мәчетнең янәшә торуын күреп кенә бик гаҗәпкә калды. «Бездә бу мөмкин түгел, - ди, - чөнки Америкада мөселманнарга караш гаять тискәре һәм бу 11 сентябрь фаҗигасеннән соң тәмам кискенләште».
Бобның Казан урамнарындагы транспорт хәрәкәтен күргәч шаккатуын да әйтеп үтәргә кирәк. «Анда ничек машина йөртәләр, бу бит чып-чын хаос!» - ди ул. Ә инде шәһәрнең бүген тулаем төзелеш мәйданын хәтерләтүенә бөтенләй гаҗәпкә калды. «Әгәр дә Нью-Йоркта кинәт мондый хәл башланса, шәһәр параличланачак», - ди.
Шулай да Америка кунагын бездә иң шаккатырган нәрсә ул - Изге Болгардагы... бәдрәф! Һәм менә бу турыда инде бераз тәфсилләбрәк сөйләргә исәп.
Болгарга сәяхәте вакытында күргәннәрен тасвирларга Боб сүзләр таба алмый. «Иң башта, теплоходка кергәндә, бер әби чак басмадан суга төртеп төшермәде, - ди ул. - Халык теплоходка шул дәрәҗәдә ыргылды, әйтерсең ул аларның азактагыларын утыртмый китәргә җыена. Хәер, теге әби соңыннан минем Америкадан икәнемне белгәч, шундый ягымлыга әйләнде үзе».
Ә инде Бобның, Болгарда озак йөреп кысталгач бәдрәфкә кергәннән соң, ниләр кичергәнен сөйләү түгел, күз алдына да китерергә оят. «Соң, анда хәтта унитаз да юк икән ич!» - ди ул, сабый бала кебек күзләрен зур ачып. И бичара американ, каян белсен соң инде ул безнең милли бәдрәфләрнең тишек идәннән генә торуын. Ә менә табигый йомышны йомышлаганнан соң пакьләнү өчен бәдрәф кәгазенең һәм кул юарга суның булмавы аны бөтенләй дә аптырашта калдырган. (Бәдрәфкә кергәч тә андагы күзне кисә торган әче ис турында сезнең «әпититне» бозып сөйләп тормасам да буладыр.) Кыскасы, Болгар маҗараларыннан соң, Боб үзенә шундый нәтиҗә ясаган: «Әгәр дә Америкадагы танышларым Россиягә барырга уйласалар, аларга киңәш бер генә - кесәләрендә һәрчак кәгазь тастымал йөртсеннәр. Чөнки чит ил кешесе өчен Россиядә ул иң кирәк нәрсә!» (Мин инде: «Татарстан бит мөстәкыйль дәүләт», - дип күпме генә аңлатырга тырышсам да, Боб аны барыбер Россиянең бер штаты дип кенә белә.)
Боб сөйли, ә мин исә үзебезнең ил, үзебезнең Татарстан өчен оятымнан җир тишегенә генә түгел, шул «милли» бәдрәф тишегенә дә кереп китәргә риза идем. Югыйсә: «Изге Болгар, тарихи мәркәзебез», - дип, күпме авыз суын корытабыз. Аны туристлар үзәге итәргә җыенабыз. Моның өчен уңга-сулга миллионнар түгелә. Ә менә шунда кунаклар алдында адәм мәсхәрәсенә калмаслык бер бәдрәф салып куярга акча юк. Ә бәлки, кем әйтмешли, безгә нәкъ менә теге, американнардан үрнәк алып маташкан цивилизациялелек җитенкерәмидер.
Мин инде, аптыраганнан, сүзне мәзәккә дә бормакчы булып карыйм. Янәсе, без әнә шундый, һәр нәрсәгә дә чыдам халык, теләсә нинди шартларда да яши алабыз. Шуңа да безгә беркем, хәтта американнар да куркыныч түгел. Тик ни кызганыч, Америка кунагының фикерен, андый буш шаярту белән генә үзгәртү мөмкин түгел шул.
Ә бит бәдрәф темасы ул инде бүген безнең өчен сәяси темага тиң. Борын төбендә Универсиада. Чит илләрдән меңләгән кунак киләчәк. Аларның барысын да Ходай яраткан. Димәк, һәркайсы көн саен үзенең табигый йомышын йомышларга тиеш булачак. Әлбәттә, кунакханәләрдә моның өчен шартлар тудырылыр анысы. Ә менә кунаклар кинәт урамда кыстала-нитә калса?! Күз алдына китерә аласызмы ни буласын?
Ә бит Казан урамнарындагы җәмәгать бәдрәфләре проблемасы бүген генә туган нәрсә түгел. Элегрәк ишегалларында «милли» тишекле агач бәдрәфләр бар иде. Аларны, заманча түгел, дип, юк иттеләр. Ә заманчалары барлыкка килмәде. Мәсьәләне берничә ел элек зур трибунадан да күтәреп чыктылар. Шәһәр үзәгендә түләүсез бәдрәфләр булдыру турында план да кабул ителгән иде, ләкин чынлыкта эш шул планнан әллә ни ары китә алмады.
Дөрес, быел май аенда Кави Нәҗми урамында бер «Евробәдрәф» ачу тантанасы булды анысы. Ул чыннан да заманча: кышын җылытыла, су һәм канализациясе дә бар. Шәһәр мэры аларны Казанның халык аеруча туристлар күп йөри торган бүтән урамнарына урнаштырырга күрсәтмә дә бирде, әмма шуның белән шул. Халык үз йомышын элек караңгы почмакларда, койма артларында ничек үтәгән булса, бүген дә шул хәл күзәтелә. Мәсәлән, андый «бәдрәфләр» - «Кольцо»дагы җир асты юлы, Черек Күл аркасы һ.б.
Югыйсә, быел Казанда халык һәм туристлар күп йөри торган урамнарда, метро станцияләре янында, автобусларның соңгы тукталыш урыннарында 25 евробәдрәф модуле урнаштырылырга тиеш иде. Бу эш «ЭкоСервис-Татарстан» ҖЧҖенә йөкләнгән. Әлеге фирма җитәкчесе Нәҗип Нуретдинов сүзләренә караганда, аны башкарып чыгып була, акча гына кирәк. Мәсәлән, бер евромодульнең бәясе 800 меңнән алып 1 миллион 200 мең сумга кадәр. Ә халыкка бу төр гигиена хезмәте күрсәтү һичнинди табыш китерми. Бәдрәфләрне түләүле иткән очракта да. Көнлек керем 150-200 сумнан артмый. Ә бит бәдрәфләрне җыештырган кешегә түләү өчен генә дә көн саен 500 сум акча кирәк. Иң зур табыш - 1000 сум бары тик бер тапкыр, 9 Май бәйрәме көнне генә алынган.
Кыскасы, бүген мәсьәлә шул дәрәҗәдә кискен тора ки, кем әйтмешли, хет шунда республикага бәдрәфләр министры билгелә. Тик менә ул кәнәфигә утырырга теләүчесе генә табылмас шул. Мәсьәләсе катлаулы, ә дәрәҗәсе юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading