16+

Берәү алдый, берәү алдана… Казанда ялган сөт һәм май сатып ятканнар

Казанның 150дән артык супермаркетына ялган сөт продукциясе һәм май китергәннәр. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы контрафакт сөт продукциясен җитештереп яткан складны тапкан.

Берәү алдый, берәү алдана… Казанда ялган сөт һәм май сатып ятканнар

Казанның 150дән артык супермаркетына ялган сөт продукциясе һәм май китергәннәр. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы контрафакт сөт продукциясен җитештереп яткан складны тапкан.

Казанның Каучук урамында «Из Деревеньки» сәүдә маркасы астында законсыз рәвештә сөт, каймак, әйрән, шулай ук сыер мае җитештергәннәр. Бу продукцияләрнең көндәлек тормышта иң кирәкле икәннәрен исәпкә алсак, күпме кешенең ялганчылар корбаны булырга мөмкинлеген күз алдына китерүе кыен түгел. Кибетләргә кергәч, болай да, нәрсә алсам, зыяны азрак булыр икән, дип баш ватабыз: продуктларның составын укып карауга ук котлар алына. Әле бөтен составын да дөрес язсалар икән аның! Яшерен рәвештә эшләп яткан цехның эзенә төшкәч тә, моның булуына шакката торган түгел. Андый оешмалар берәү генәме икән?!.
Танышым да, әлеге сәүдә маркасы астында сатыла торган майны берничә тапкыр алып: «Камырга бу майны салгач, анысы уңмады, чәй дә эчеп булмый аның белән, әллә маргарин инде ул шунда, тәмсез», - дип гел зарлана торган иде. Ул да, белгеч булмаса да, нәрсәнеңдер дөрес түгеллеген чамалаган, күрәсең. Эремчеген исә үземнең дә алып караганым булды: беренче тапкырдан ук күңелгә ятмады ул. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре сөт продукцияләренең үрнәкләрен алып тикшерү уздырган. Беренче мәгълүматлар буенча, 72 процентлы сыер маеның чынлыкта маргарин булганлыгы ачыкланган.
Яшерен рәвештә җитештерелгән продукция билгеләнгән ГОСТ нормаларына һәм техник шартларга туры килми. Сөт продукцияләре, гомумән, кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин булган, чөнки аларның барысы да антисанитар шартларда җитештерелгән.
Ялганчыларның офисын тикшергән вакытта МВД хезмәткәрләре, шулай ук документлар буенча, аларны товар белән тәэмин итүчеләр һәм сатып алучылар булып торган чит оешмаларның мөһерле тамгаларына да тап булганнар. Фактларны ачыклар өчен, барлык бухгалтерия документлары да алынган.
Хәзерге вакытта законсыз рәвештә продукция җитештереп яткан цехның эшчәнлеге туктатылган. Бу эш буенча тикшерү алып барыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading