16+

Бер кирпечтән дә сарай салып була

Иске Аракчино бистәсендәге Илдар Ханов төзегән «Галәм гыйбадәтханәсе» («Вселенский храм») турында Казанда гына түгел, Россиядә дә хәзер бик якыннан беләләр. Казанга килгән туристларның махсус анда барып карап кайтулары да мәгълүм. Хәтта танылган эстрада йолдызлары да Казанга концерт белән килгәч, үзләренең маршрутларына әлеге йортны карауны кертә. Бөтен диннәрне олылаучы, барысына да...

Иске Аракчино бистәсендәге Илдар Ханов төзегән «Галәм гыйбадәтханәсе» («Вселенский храм») турында Казанда гына түгел, Россиядә дә хәзер бик якыннан беләләр. Казанга килгән туристларның махсус анда барып карап кайтулары да мәгълүм. Хәтта танылган эстрада йолдызлары да Казанга концерт белән килгәч, үзләренең маршрутларына әлеге йортны карауны кертә. Бөтен диннәрне олылаучы, барысына да тигез игътибар биргән мондый гыйбадәтханә тагын кайда бар?!
Әлбәттә, сайтларда аралашулардан күренгәнчә, халыкка әлеге гыйбадәтханәнең идеясе кызыклы. Илдар Хановны архитектор-скульптор буларак мактыйлар. Әмма гыйбадәтханәнең төзелеп бетмәве, кайбер залларда ремонтның һаман төгәлләнә алмавы турында борчылып язган юллар да юк түгел. Үзем дә, әлеге йортны әллә ничә кат карап кайткан кеше буларак, шуны әйтәсем килә - аның төгәлләнәсе дә юк бугай. Ничек төгәлләнә алсын соң ул, аның өчен Илдар Хановка матди яктан ярдәм күрсәтергә кирәк бит. Авырулар кабул итеп, сихәтләндергәннән соң алар салган 100 тәңкә акчага проектны төгәлләп булмый. Кемнеңдер аз-мазлап күрсәткән ярдәме дә күлгә өстәлгән тамчы гына. Шуңа борчылам да инде - ник хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтелми икән шушы кешегә? Аның башкарган хезмәте, кешеләргә күрсәткән игелеге генә дә биниһая ләбаса! Өсте-өстенә салынган әллә нинди корылмалар күпме Казанда, ә туристларның да, шәһәр халкының да күз уңында булган әлеге гыйбадәтханә һаман игътибар үзәгеннән төшеп кала бирә.
Әйдәгез, ярдәм итик әле, җәмәгать! Нияте изге эшкә ярдәм күрсәтүнең савабы үзебезгә булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading