16+

Бердыев Казаннан китми!

Зәмһәрир суыкта да «күк күкри» ала икән. Корбан Бердыев «Рубин»нан китәргә карар иткән дигән хәбәрне башкача берничек тә бәяләп булмый. Хәбәр премьер-лиганың бик үк ачык булмаган клубы диварларыннан да үтеп чыккан һәм яшен тизлеге белән таралган икән инде, димәк, аның имеш-мимеш кенә булуы бик шикле дигән сүз.

Бердыев Казаннан китми!

Зәмһәрир суыкта да «күк күкри» ала икән. Корбан Бердыев «Рубин»нан китәргә карар иткән дигән хәбәрне башкача берничек тә бәяләп булмый. Хәбәр премьер-лиганың бик үк ачык булмаган клубы диварларыннан да үтеп чыккан һәм яшен тизлеге белән таралган икән инде, димәк, аның имеш-мимеш кенә булуы бик шикле дигән сүз.

Әле бит кайчан гына «Рубин»ның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында сөйләүче «Команда» фильмының экраннарга чыгуы, Казан клубының әкренләп җәмәгатьчелек белән элемтәләр өчен ачыла баруы, уен стилен үзгәртә башлавы, ребрединг белән бәйле алда торган уңай үзгәрешләр хакында сөенә-сөенә сөйләгән идек.
Утсыз төтен булмый, диюләре хак. Баш тренер Корбан Бердыев белән «Рубин»ның яңа, амбицияле яшь президенты Дмитрий Самаренкин арасындагы фикер каршылыгы хакында элегрәк тә сүзләр йөргән иде. Казан клубын дистә елдан артык җитәкләгән Бердыев моңа кадәр остаз булу белән генә чикләнмәде, үзен сәләтле менеджер итеп тә танытты. Клубка уенчылар туплау, ягъни трансфер мәсьәләсе аңа ышанып тапшырылган иде.Төрекмән белгече Казанда яшь футболчылар әзерләү мәктәбен төзүгә дә җиң сызганып алынды. Узган җәйдә президент булып килгән Дмитрий Самаренкин клубта трансфер сәясәтен үз кулына алырга теләде, югары бурычларны саклаган хәлдә, «Рубин»ннан уңышлы коммерция проекты ясарга ниятләде. Яңа президент һәм тәҗрибәле тренерның «Рубин»ны уңышлы клуб итү буенча карашлары туры килеп бетмәве матбугатта элегрәк тә чагылыш таба иде. Бердыев төзегән Яшь футболчылар үзәге белән җитәкчелектән ул ышаныч күрсәткән өметле белгеч Иван Данильяцның җибәрелүе баш тренер өчен соңгы тамчы булган, диләр.
Бердыевның Казан клубыннан китәргә теләп гариза язуы турындагы хәбәрдән соң шунда ук аның эш бүлмәсен бушатуы, хәтта урынына танылган тренер Валерий Непомнящий, ул да түгел чит ил тренеры килергә мөмкин дигән мәгълүматлар белән бөтен Интернет тулды.
Футболны азмы-күпме аңлаган, Казан клубының язмышына битараф булмаган һәркем зур киеренкелек шартларында үткән ул сәгатьләрдә: «Бердыевны «Рубин»нан, «Рубин»ны Бердыевтан башка күзаллау мөмкинме соң, алар бит бербөтен. Әгәр ул булмый икән, элеккеге команда да булмаячак», - дип кабатлады. Шушыңа охшаш фикерләр хәтта башка клубларның җанатарлары авызыннан да яңгырады.
«Рубин»ның элеккеге капитаны, хәзер «Зенит» данын яклаучы Сергей Семак үз шәрехләмәсендә Бердыевны Казан клубындагы төп фигура дип атый: «Рубин»ның барлык уңышлары Корбан Беки улы белән бәйле. Монда сүз аның тренер буларак җиңүләре турында гына түгел, трансфер базарындагы, Татарстанда балалар футболын үстерүдәге казанышлары хакында да бара. Бердыев, теләгәндә, һичшиксез, Европа һәм Россиянең башка клубларын җитәкли ала. Тик Казан аның туган шәһәренә әйләнде».
Белгечләр Корбан Бердыевның «Рубин» язмышындагы ролен Алекс Фергюсонның «Манчестер Юнайтед»тагы роленә тиңлиләр. Дөрес, Англия командасы тарихында Фергюсонга кадәр дә якты эз калдыручылар булган. Ә менә «Рубин»ның зур җиңүләре әлегә Бердыев исеме белән генә бәйле. Бөтен тормышын футболга багышлап, аны яшәү рәвешенә әйләндергән тренер Казан клубын беренче дивизионнан премьер-лигага чыгарып, дебют елында ук бронза призер итте. Озак та үтмәде, «Рубин» аның җитәкчелегендә чемпион исеменә лаек булды һәм икенче елны да бу уңышын кабатлады. Ә узган сезонны янә бронза призер буларак тәмамлады. Казан клубы белән Европага тәрәзә ачкан, үз кырында бөек «Барселона»ны тезләндергән кеше дә Корбан Бердыев булды.
Шөкер, килеп туган мәсьәләнең чишелешендә аек акыл өстен чыкты. «Рубин»ның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Попечительләр советы утырышыннан соң отставканың кабул ителмәве, Бердыевның Казан клубында калачагы мәгълүм булды. Башкала мэры Илсур Метшин да: «Аның клубта эшләве һәм командага уңышлар китерүен дәвам итүе өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез. «Рубин»ның киләчәге Корбан Бердыев белән дә бәйле», - дип тынычландырырга ашыкты.
Шулай да клуб эчендәге каршылыклар тиз генә җайланыр дип уйлау беркатлылык булыр иде. Ничек кенә булмасын, Бердыевның янәшәдә калуы Европа лигасы ярышлары алдыннан Испаниядә җыеннарга әзерләнүче команда өчен бик зур терәк булачак. Киләчәктә «Рубин» турында аз язсалар да түзәр идек әле, бары хәерле хәбәрләр генә булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading