16+

Беренче сентябрьгә – кайнар су, егермесенә – җылылык

Кайнар суны кайчан бирәләр? Бүгенге көндә Казан халкын борчыган иң актуаль сорауларның берседер бу, мөгаен. Җылылык бирү сезонына әзерлек белән бәйле рәвештә кайнар суны өзүләр 1 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш, ә җылылыкны быел якынча сентябрьнең 20ләрендә җибәрергә ниятлиләр. Дөрес, моңа һава торышы да тәэсир итәчәк әле.

Бу турыда Казан мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллинның әйтүе буенча, Казанда торак фонд һәм коммуналь челтәрләр бөтен куәтенә җылылык бирү сезонына әзерләнә. Бүгенге көндә әзерлек эшләре торак йортларның 88 процентында төгәлләнгән. Узган ел белән чагыштырганда, быел эшләр план буенча һәм темпларны киметмичә алып барыла.
Бюджет өлкәсендәге 758 объектның 642се, ягъни 85 проценты бүгенге көндә җылылык бирү сезонына әзер.
Казанның коммуналь комплекс оешмалары да кышка әзерлек эшләрен алып баруны дәвам итә. Казан җылылык челтәрләре компаниясе капиталь ремонт һәм реконструкция эшләренең 64 процентын төгәлләгән. «Казэнерго» 126 котельняның 114ен җылылык бирү сезонына әзерләгән (90 процент), җылылык челтәрләренең планлаштырылган 10,4 километрының 7,8е (75 процент) алмаштырылган, 24 котел (100 процент), 102 насосның 76сы (75 процент) төзекләндерелгән. Бүгенге көндә 7 котельняны реконструкцияләү эше алып барыла.
«Җылылык бирү сезонына әзерлек процессында кайнар суны план нигезендә өзеп торганнан соң, аны яңадан бирү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. 1 сентябрь ул - безнең өчен мөһим көн. Бу вакытта казанлыларның күбесе җәйге ялдан, бакчалардан кайта. Шуңа күрә әлеге вакытка йортларның 99 процентында кайнар су булырга тиеш. 1 процентны без көтелмәгән хәл була калса дип калдырабыз», - дип билгеләп узды Казан мэры Илсур Метшин. Бу турыда шәһәр мэриясе сайтында хәбәр ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading