16+

Беренче төркем дин әһелләре Хаҗга юл тотты

Кичә Казаннан беренче төркем дин әһелләре Хаҗга юл тотты. Аларны Казан халыкара аэропортыннан туганнары гына түгел, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да озатты. - Ислам диненә тартылу елдан-ел арта, шуңа күрә Хаҗ кылырга баручыларның саны да үсә, - диде ул журналистларга. - Яшьләр күп килә. Быел...

Кичә Казаннан беренче төркем дин әһелләре Хаҗга юл тотты. Аларны Казан халыкара аэропортыннан туганнары гына түгел, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да озатты.

- Ислам диненә тартылу елдан-ел арта, шуңа күрә Хаҗ кылырга баручыларның саны да үсә, - диде ул журналистларга. - Яшьләр күп килә. Быел Татарстанга 1200 квота бирелгән иде, аннан соң тагын 500 урын өстәлде. Барлык урыннар да тиз арада тулды. Бездән бүгенге көнгә кадәр буш урын сораучылар булды. Алар инде 2018 ел өчен чиратка язылып куйды.

Мөфти сүзләренчә, татарстанлылар гына түгел, Идел буе төбәкләрендә яшәүчеләр дә Татарстан операторы аша очарга тели. "Бу күпчелек вәгазьләрнең татар телендә алып баруы белән аңлатыла. Һәм без илдә Хәнәфи мәзһәбенең бар шартларын үтәүче булып торабыз", - диде ул.

Кичә Хаҗ сәфәренә Татарстанның Казан, Әлмәт, Түбән Кама кебек шәһәрләреннән тыш, Уфа, Чувашиядән җыелган дин әһелләре дә сәфәргә кузгалды. Алар беренче булып Бакуга очачак. Аннары исә Дубай аша Мәккәгә юл тотачак.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading