16+

«Без бу чемпионатта җиңәргә тиеш!»

Соңгы җиде елда илдә эшче һөнәрләр буенча сыйфатлы кадрлар әзерләнә башлады. Урта һөнәри белем бирү йортларының дәрәҗәсе үсүенә бигрәк тә Ворлдскиллс чемпионаты зур йогынты ясады.

«Без бу чемпионатта җиңәргә тиеш!»

Соңгы җиде елда илдә эшче һөнәрләр буенча сыйфатлы кадрлар әзерләнә башлады. Урта һөнәри белем бирү йортларының дәрәҗәсе үсүенә бигрәк тә Ворлдскиллс чемпионаты зур йогынты ясады.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң колледжларга укырга керүче студентларның саны 59 процентка артты, 2013 елда ул 42 генә процент иде. Илнең 914 көллиятендә дөнья стандартларына туры китерелгән остаханәләр ачылды. Ворлдскиллс безнең "Мәгариф" илкүләм проектына да кертелде. Шуның нигезендә 2024 елда 5 мең остаханә төзелер дип планлаштырыла. Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында  Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова шулай дип белдерде.

– Ворлдскиллс хәрәкәте Россиянең бөтен төбәкләрен дә колачлады һәм аңа карата кызыксыну зур булуы күзәтелә. Моннан алдагы чемпионат Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Абу-Даби шәһәрендә узды. Анда 59 ил командасы катнашты. Безгә исә дөньяның 68 иленнән килергә җыеналар. Конкурсантларның саны – 1600, Абу-Дабида 1251 булган. Кунакларның саны да шактый. Кабат Абу-Даби белән чагыштырып әйтәсем килә, анда 150 мең кеше килгән булса, безгә 250 мең кунак килергә җыена. Казанда ярышларның төп мәйданчыгы булачак "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәге төзелде. Без һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты объектларын карадык. Чит ил вәкилләре Казанда зур эшләр башкарылуын һәм Россиянең чемпионатны кабул итәргә әзер булуын билгеләп үтте. Әзерлек эшләре уйлаганнан да тизрәк бара. Безгә ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрергә генә кала. Үзебездә узгач, без җиңәргә дә тиеш. Моның өчен командалардан зур әзерлек сорала, – дип сөйләде ул.

 Утырышта чараны транспорт белән тәэмин итү хакында да сүз булды. Төбәкләр өчен Казанга көнендә барып кайту мөмкинлеген булдырырга кирәк дигән фикердә тора Татьяна Голикова.
– Күп социаль учреждениеләрдә гаиләләрдә тәрбияләнүче, ятим балалар, яшь белгечләрне алып килеп, аларга ярышларны күрсәтәсебез килә. Чемпионат рухы һәм кәефен алар да тойсын иде, – диде ул.

Ул шулай ук, кунаклар күп көтелгәч, логистика инфраструктурасының уңайлы булырга тиешлеген дә искәртте.
Чемпионатка әзерлек һәм аны үткәрү чорында чит ил гражданнарын эшкә җәлеп итү мәсьәләләре дә каралды. Аларга эшкә урнашу процедурасын җиңелләштерергә тәкъдим ителә, ягъни махсус рөхсәтсез һәм патентсыз гына килә алачаклар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында чемпионатка әзерелнең график буенча баруын билгеләп үтте.

– "Казан Экспо" халыкара күргәзмәсен төзеп бетердек, хәзер безгә аны сынап карыйсы гына калды. Күбрәк сыналган саен, әзерлек тә шуның кадәр югары була. Әлеге уңайдан «Казан Экспо» комплексында төрле уздыру планлаштырыла. Май аенда исә илкүләм чемпионатны уздырырга ниятлибез, – диде Президент.  

Аның сүзләренчә, чемпионатка әзерлек этабында хәл ителми калган мәсьәләләр юк. Матди-техник өлеш буенча караганда, җәй көне вакытлыча куела торган корылмаларны гына урнаштырасы калган. Җиһазландыру буенча да проблемалар юк диярлек.

Ворлдскиллс Россия генераль директоры Роберт Уразов әйтүенчә, "Казан Экспо" күргәзмәләр залына килүчеләр алдагы биш-ун елда дөнья стандартлары буенча эшче һөнәрләрнең эш урыны нинди булачагын күрә алачак.

***

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли бүген Казанда WorldSkills-2019 эшче һөнәрләре буенча 45нче дөнья чемпионатына кадәр вакытны санаучы стеланы ачтылар. Бауман урамындагы стелада сәгать эшли башлады.

– Без бүген WorldSkills-2019га 209 түгел, ә 200 көн калды дибез, чөнки шуннан башлап безгә кунаклар килә. Без аларны лаеклы каршы алырга, кунакчыллыгыбызны һәм гореф-гадәтләребезне күрсәтергә тиеш, – диде стеланы ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Ул Россия Президенты Владимир Путинга һәм WorldSkills җитәкчелегенә республикага күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Чарада катнашкан Россия Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, 22-27 август көннәрендә Казанда эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты узачак.
– Бүгеннән башлап Казанга чемпионатта катнашу өчен беренче кунак килгәнгә кадәр вакыт исәпләнә. Россия Хөкүмәте һәм илебез эшче һөнәрләргә бик зур игътибар бирә, - дип билгеләп үтте ул.
WorldSkills International президенты Саймон Бартли Казанның үзәк урамында җыелган яшьләргә Татарстан башкаласына WorldSkills чемпионатын үткәрү хокукы бирелгәннән соң 1264 көн узуын искәртте.
Исегезгә төшерәбез, һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионаты 22-27 август көннәрендә узачак. Анда 60тан артык илдән 1600 кеше катнаша. Казан әлеге чемпионатны үткәрү хокукына, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен артта калдырып, WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә әгъза булып торган барлык илләрдә үткәрелгән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2015 елда ия булды.

 

Фото: president.tatar.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading