16+

«Без картайдык, ә йортыбыз яшәрде»

Россиядә «Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды турында»гы 185 нче Федераль закон нигезендә, торак йортларны капиталь төзекләндерү бара.

«Без картайдык, ә йортыбыз яшәрде»

Россиядә «Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды турында»гы 185 нче Федераль закон нигезендә, торак йортларны капиталь төзекләндерү бара.

Мәскәү районының Короленко урамындагы күпфатирлы 11 нче йорт та быел әлеге программа исемлегенә керү бәхетенә иреште. «Бу йортка инде 42 ел. Шул чорда ул бер генә мәртәбә дә капиталь ремонт күрмәде. Хатыным Роза белән икебез дә «Элекон» заводында 40 ел хезмәт куйдык. Шушы йортта 40 ел гомер кичерәбез, ике улыбыз үсте», - дип сөйләде Фәрит ага Яруллин.
Армиядә 35 ел хезмәт иткән отставкадагы подполковник Сергей Толкушев та төзекләндерүчеләр эшеннән канәгать. «Йортның түбәсе, җылылык һәм канализация челтәрләре, балконнары яңартылды. Дөрес, әле тишек-тошыкларны ямыйсы, ишегалды юлына асфальт түшисе, тәбәнәк рәшәткәләр һәм чүп савытлары куясы калды. Йортның «старшие» буларак, хатыным Ольга әлеге эшләрне башкартып бетертү уе белән янып йөри», - диде Сергей Яковлевич.
Хәзер йорттагылар ишегалдына чыгып, матур диварларга хозурланып утыра. Фәрит ага Яруллин: «Без картайдык, шөкер, йортыбыз яшәрде. Моңа барыбыз да куанабыз», - дип озатып калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading