Шәһри Казан

БЕЗ КЕШЕМЕ ИКӘН?

Нинди көчләр, кем өйрәтер безне Сугышларсыз гына яшәргә?.. Без һәммәбез - Җир кешеләре, Табигать баласы. Табигатьнең биниһая киңлекләрендә әле тагын меңәрләгән үсемлекләр, урман-болыннар, елга-океаннар, кош-кортлар, киекләр талгын гына яшәп ята. Безгә меңәр гасырлар элек менә шушындый дөнья белән туганнарча янәшә, тату яшәү гармониясе бүләк ителгән булган. Ләкин без - кешеләр...

Реклама

Нинди көчләр, кем өйрәтер безне
Сугышларсыз гына яшәргә?..

Без һәммәбез - Җир кешеләре, Табигать баласы. Табигатьнең биниһая киңлекләрендә әле тагын меңәрләгән үсемлекләр, урман-болыннар, елга-океаннар, кош-кортлар, киекләр талгын гына яшәп ята. Безгә меңәр гасырлар элек менә шушындый дөнья белән туганнарча янәшә, тату яшәү гармониясе бүләк ителгән булган. Ләкин без - кешеләр - менә шушы алтын кагыйдәне боздык: үзебезне ашаткан, эчерткән, сулыш алырга мөмкинлек биргән бердәнбер (!) табигатебезне рәнҗеттек һәм әле дә булса рәнҗетә киләбез, тирә-юнебездәге барлык нәрсәләрне һәм тереклек ияләрен кырып-себереп юкка чыгарабыз.
Табигать һәм андагы макро-микро дөнья бездән башка да бик рәхәтләнеп, җай гына яши алыр иде. Юк, без бит аның һәммә почмакларына кадәр кирза итек белән үтеп керәбез, сәяси телдә әйтсәк, «эчке эшләренә тыкшынабыз», күп нәрсәләрнең астын өскә китерәбез.
Мисалларга тукталганчы, иң әүвәл галимнәр сүзенә колак салыйк әле. Аларның аңлатуынча, бүгенге заманда дөньяга һәм кешелеккә өч төрле куркыныч яный: экологик һәлакәт, атом сугышы һәм, ниһаять, гасырлар сынавы узган мәдәни-әхлакый хәзинәләрнең җимерелүе.
* * *
Дөньяда кешедән дә рәхимсез зат юктыр, мөгаен. Ниндидер шаукымга бирелеп, бәрәкәтле чәчүлек җирләребезне химик ашламалар белән агуладык. Болары - соңгы еллардарак. Патшачылык дәверендә дә һәм Сталинның бишьеллыкларында да тайгаларны, калын-калын урманнарны кул һәм техник көче белән кырдык, таладык, кистек-турадык. Бу кырылу процесслары Себер киңлекләрендә әле дә булса дәвам итә: урман материалы әзерләүчеләр агачларны илгә дә, Кытайга да гектары-гектары белән аудара-эшкәртә тора. Тиешле контроль җитмәгәнлектән, боларның күбесе яшертен һәм коррупция юлы белән эшләнә.
Себер һәм Амазонканың атаклы урманнары дөньядагы иң чиста, гыйффәтле һәм бай хәзинәләрдән санала иде. Ләкин хәзер моның белән мактанып булмый: ике куллы һәм ике аяклы кешеләр бу байлыкны талыйлар, таладылар, исраф итәләр һәм бу һөҗүмне туктатырлык акыл көчләре күренми әлегә.
Нефть катламнарына тирәнрәк төшә барган саен, елга-күлләребез, чишмәләр кибә, суларыбыз эчәргә яраксыз хәлгә әверелә. Дөньядагы иң чисталардан саналган Байкал күле дә үзенең сафлык сыйфатларын югалта бара, чөнки аның янәшәсендәге кәгазь-целлюлоза комбинаты үзенең әшәке-ташландык суларын шунда агызды һәм агыза бирә. Бу экологик җинаятьләр өчен әле берәүне дә хөкем иткәннәре юк. Ангара һәм Енисей кебек гигантларны да буйсындырырга, йөгәнләргә тырышып карадык. Алай гынамы, хәтта кайбер елгаларны кирегә бору планнарына хәтле барып җиттек. Шушы фантастик, чынга ашмастай уй-ниятләр белән яшәгән ахмак галимнәрнең үзләренең муенын вакытында кирегә борып куясы булган ләбаса!
«Целина! Чирәм җирләр!» дигән булып, Казахстанның күпме киңлек-далаларын тузанга, чүлгә, яраксыз хәлгә китереп җиткердек. Хәзер андагы табигать бәласен төзәтү-дәвалау өчен көчебез җитәрме икән?!
Җирдәгеләре бер хәл, инде Ходай Тәгалә яралткан галәмгә дә кул тыга башладык. Космоска күтәрелү һәм «йолдызлар сугышы» өчен күпме миллиардлар, кул һәм акыл көче, нанотехнология, затлы металлар исраф ителә! (Их, димен, бу исәпсез акчаларны кешеләрнең тормышын яхшырту, ким дигәндә, фатир-йортлар төзү өчен файдаланасы иде дә бит...)
Күкнең атмосфера һәм озон катламнары космик ракеталар тарафыннан күптән тишкәләнеп бетте инде. Бу «кара тишек»ләрдән «җәһәннәм» җилләре өрә хәзер. Без үскәндә (илленче еллар), каен агачлары үзләренең яшел чуклы шәлләрен көнозын аска салындырып хәрәкәтсез торыр иде, бернинди җилләрнең дә әрсезлек вә усаллыгын хәтерләмим. Ә хәзерме? Хәзер көн дә давыл, көн дә ачы, чәнечкеле, тозлы җил...
Адәм балаларының начар гамәлләренә җавап рәвешендә, табигать үзенең үчен кайтара башлады түгелме? Таиландның башкаласы яртылаш диярлек су астында калды. Быел Японияне ут белән дә, су белән дә бик нык кисәтте табигать. Инде Франция, Италия һәм Германия кебек алга киткән илләргә дә алагаем су ташкыны ябырылды. Галимнәр моның сәбәбен төгәл генә аңлата алмый. Ләкин бик күпләр ышана: үзен рәнҗеткән өчен табигать бездән - кешеләрдән үч ала. Әйе, Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышанмау, денсез-динсез сәясәт бик кыйммәткә төшәчәктер безгә, мөгаен. Дин юлына баскан хәлдә генә без табигать белән уртак тел таба алачакбыздыр.
* * *
Инде килеп, игътибарыбызны сугышка һәм хәрби хәлләргә юнәлтеп карыйк.
Шәхсән мин бу тормышта ике нәрсәне күңелем вә вөҗүдем белән кабул итә алмадым: атом бомбасын һәм машина-мотор уйлап табучыларны. Чөнки атом бомбасын һәм кешеләрне күпләп үтерү коралларын уйлап табучыларны мин, бер дә икеләнеп тормыйча, ХХ гасыр җинаятьчеләре, дип атар идем. Алардан герой ясау һәм түшләренә орден-медальләр кадау, минем уемча, әхлаксызлык, кешелеккә каршы эш. Аларны пьедесталдан төшерергә һәм онытылуга дучар итәр вакыт җиткәндер.
Акмы-кызылмы, карамы-зәңгәрме - нинди төстә генә булмасын, Җир шарындагы исәпсез-хисапсыз генералларның барысы да бер чыбыктан сөрелгән диярлек: аларның психологиясе, яшәү һәм фикерләү рәвеше кешеләр өстеннән хакимлек итүгә, җир һәм чикләрне бүлешүгә, кечкенә һәм көчсез илләрне куркытуга, басып-яулап алуга корылган. Шушы миссияләренә мәңге тугрылыклы алар. НАТОның да, Варшава договорының да асылда кешеләргә өч тиенлек тә кирәге юк иде. Акылга килеп, без Варшава договорын сүтеп ташладык. Шулай булгач, нигә моңардан үрнәк алмаска һәм НАТОны да тарих чүплегенә илтеп аудармаска?!. Юк, алар яхшы якка үзгәрешләрне теләми. Киресенчә, без Куба һәм Вьетнамдагы хәрби базаларны япкан чакта (акча әрәме бит!), алар постсовет киңлекләрендә үзләренең яңадан-яңа базаларын сафка бастыралар. Бу гаделсезлек, оятсызлык кына түгел, хәрби һәм сәяси ахмаклык! Күпме генә кылансагыз да, господалар, күпмилләтле (милитаристик) Россияне тезләндерү мөмкин түгел. Өстегезгә кризис арты кризис ябырылганда, нигә әле миллиардлаган акчаларыгызны суга саласыз? Нефтьне өстәлләр артына утырып та бүлешеп була бит.
НАТО илләре кешелеккә каршы бик күп явызлыклар эшләп өлгерде. Әфганстан һәм Гыйракка басып керүләр... Бер гөнаһсыз Ливияне бомбага тотулар... Сәддам Хөсәенне асып кую... Муамар Каддафине үтерү һәм мәетен бөтен ватандашлары алдында мәсхәрә итү... сиксәннән узган Хөсни Мөбәрәкне аяксыз-телсез калдыру һ.б. Мөселман дөньясына «тәре походы» түгелмени болар? Чиратта кем? Дөньяда бер генә президент та, илбашы да саф-чиста була алмый. Уңай хезмәтләрен исәпкә алмыйча, аларның һәммәсен дә бер селтәнүдә хурлык баганасына терәп кую дөрес гамәлме икән? Сәясәт, ни әйтсәң дә, пычрак эш шул.
Статистика исәпләп чыгарган: кешелекнең канлы юлларын 200 меңгә якын сугышлар, бәрелешләр тәшкил итә. Никадәрле үтерешләр, югалтулар, хәрабәләр дигән сүз бит бу! Нәрсә, әгәр акылыбыз һәм дипломатия җитсә, кылычсыз-утсыз гына яши алмас идекмени?!.
Кул һәм акыл көчебезне төзү һәм иҗтиһад эшләренә багышласак, дөньялар яхшырып кына китәчәк ләбаса.
Кешелек атлаган юллар кан, газап һәм күз яшьләре белән юылган. Хәрби машина безне һаман да изә, таптый, мыскыл итә, ашар ризыкларыбызны тартып ала, җирдәге гармонияне боза. Ни кызганыч, моның иге-чиге күренми. Заманында Гитлер, Сталин, Мао кебекләр дөнья халыкларының газапларын арттырган, көчәйткән генә. Аларга алмашка тарих сәхнәсенә эреле-ваклы яңа тираннар килмәкче була. Дөнья һаман кайнамакта... Бернинди әхлактан, бәддогадан, Аллаһыдан курку юк.
Безнең татар Сабан туенда күркәм бер традиция бар: ат чабышында иң азактан килгән чаптарның муенына әби-карчыклар чиккән сөлге бәйлиләр. Соклангыч үрнәк, теләктәшлек билгесе бу! Ә менә ил башлары һәм НАТО генераллары, Әфганстан, Гыйрак, Ливия кебек артта калган һәм җимерелгән илләргә әхлакый һәм матди ярдәм, теләктәшлек күрсәтәсе урында... менә сиңа мә: шәһәр өсләренә бомба яудыралар! Безнең әби-карчыклар сәясәтчеләргә, киң маңгайлы генералларга караганда күпкә әхлаклы һәм акыллырак, күрәсең.
* * *
Җәмгыятебезне әхлакый сафландыру көннән-көн кыенлаша бара.
Җиргә, табигатькә, аның биниһая байлыкларына җылы мөнәсәбәт, җәмгыятьтәге сәламәт кануннарны, кешеара багланышларны хөрмәт итә белү, намуслы булу әдәп-әхлак төшенчәләренә турыдан-туры бәйле. Бозык һәм тәртипсез җәмгыятьтә яшәү кислороды җитешми, әхлак чишмәләре саегып кала, коргаксый. Соңгы ун-егерме елда бездә акчага табыну культы көчәйде. Бу - бик куркыныч фал. Ә бит иң саф, дөрес юл - Аллаһыга табыну, аның мәрхәмәтенә сыену. Дин һәм гуманизм юлына аяк баскан илләр, халыклар, милләтләр үзенең мәсләген һәм шөһрәтен һичкайчан югалтмас.
Яшәештә, тирә-юнебездә сәрхушләр, наркоманнар, җинаятьчеләр, үтерүчеләр нигә күбәеп китте? Бөтен бәла - динсезлектә, имансызлыкта. Даһилар иҗат иткән бөтендөнья мәдәният әхрамы һәм сарайлары акрынлап онытыла, җимерелә... Монысына кем гаепле? Җавап һаман да бер үк: чөнки кешеләр иманын югалта бара, киләчәк буыннар турында кайгыртмый.
Телевизор каналларының кайсын гына кабызып җибәрсәң дә бер үк нәрсә күзгә ташлана: моннан йөз ел, мең ел элек монархлар, ханнар, патшалар, ил башлыклары ни сөйләсәләр, ни әйтсәләр - бүгенге олы сәясәтчеләр дә тынычлык, яхшылык, дуслык һәм туганлык турында нәкъ шул ук сүзләрне тәкрарлыйлар. Исем-фамилияләре, йөз-кыяфәтләре генә үзгә, ә типаж һаман да бер: тынычлыкка, үзара татулыкка чакыралар, янәсе. Ә чынбарлыкта шуларның гел киресе эшләнә тора.
Менә шушы байтак кына мисалларны күздән кичергәннән соң, чаң кагасы, набат сугасы килә: без кем соң, кеше дип аталырга хакыбыз бармы? Ни өчен бу җиргә килдек без? Җимерергәме? Без кеше сүзен кайчагында (зурлап, янәсе) баш хәрефтән язарга яратабыз. Минемчә, ул моңа лаек түгел.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: