16+

Без күптөрле, ә максатлар уртак

Аерым-аерым һәрбер гөл үзенчә матур күренсә дә, бергә үрелешеп үскәндә алар тагын да күркәмрәк, гүзәлрәк була. Россиядә яшәүче йөзләгән милләт тә әнә шул гөлләрне хәтерләтеп, бер-берсен тулыландырып, илебезне көчле-куәтле итә.

Без күптөрле, ә максатлар уртак

Аерым-аерым һәрбер гөл үзенчә матур күренсә дә, бергә үрелешеп үскәндә алар тагын да күркәмрәк, гүзәлрәк була. Россиядә яшәүче йөзләгән милләт тә әнә шул гөлләрне хәтерләтеп, бер-берсен тулыландырып, илебезне көчле-куәтле итә.

Халык, ил мәнфәгатен уйлый белмәгән Жириновский һәм Прохоров кебек сәясәтчеләр, телләрне, милләтләрне, диннәрне бетереп, яңадан Советлар заманына кайту теләге белән яна. Аларга «соры масса» белән идарә итү күпкә җиңелрәктер бәлки... Әмма моның ни белән бетәсен күзаллавы авыр түгел, төрле милләтләрне бер үк кысаларга куып керткән СССР үзе дә инде тарих битендә генә калды. Хәтта гомер бакый бербөтен һәм таркалмас булып тоелган АКШта да соңгы сайлаулардан соң җиде штатның аерылып чыгарга теләгәнен беләбез.
Без күп, без төрле. Төрлебез төрле тарафка омтылса, күбебезне тарих тузаны гына каплап китәчәк. Ул чагында Россия дә үзен дәүләт буларак саклап кала алырмы икән?! Бу турыда инде күптән уйланырга, ниндидер чаралар күрергә вакыт.
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм Журналистлар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган һәм Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән 2006 елдан бирле үткәрелеп килә торган «Многоликая Россия» Бөтенроссия ачык журналистика конкурсы - бу проблеманы чишүнең бер матур үрнәге. Аның асылында, каләм ияләренең осталыгын бәяләүдән тыш, Россиядә гомер кичергән төрле милләтләрнең тормышын, аларның гореф-гадәтләрен өйрәнеп башкаларга таныту, шул рәвешле милләтара дуслыкны ныгыту тора. Быелгы конкурсның бүләкләү тантанасында катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, «Безнең тезис тугандаш халыкларның тату гаиләсендә яшәүдә чагыла». Бу чарада шулай ук «Россия телевидение академиясе» фонды президенты Михаил Швыдкой, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, танылган тележурналистлар Владимир Познер, Антон Хреков һәм Арина Шарапова катнашты.
Быел конкурска Россиянең 52 төбәгеннән 739 эш кабул ителгән. Конкурсның гран-приена Кемерово өлкәсенең «Вперед» район газетасы ия булды. Җиңүчегә Chevrolet Lacetti Cedan автомобиле тапшырылды. Барлыгы биш номинация буенча 14 бүләк үз хуҗаларын тапты. Шулар арасында «Шәһри Казан»да әзерләнүче һәм Татарстаннан читтә гомер итүче милләттәшләребезгә 90 меңнән артык тираж белән таралучы «Атна вакыйгалары» газетасы да бар. Җиңүчеләрне бүләкләгәндә Владимир Познер: «Мондый конкурс кирәк, ул безне россияле итеп тоя алырлык, барыбызны да берләштерүче чара булып торачак», - дип белдерде. Татарстан әлеге конкурс мисалында күпләргә үрнәк күрсәтте, киләчәктә башкалар да шуңа алыныр дип өметләнәсе кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading