16+

Без нәтиҗәдән канәгать

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Яңа ел алдыннан уза торган әлеге традицион очрашуда узып баручы 2011 елга нәтиҗәләр ясалды.

Без нәтиҗәдән канәгать

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Яңа ел алдыннан уза торган әлеге традицион очрашуда узып баручы 2011 елга нәтиҗәләр ясалды.

Президент, тулаем алганда ел нәтиҗәләреннән канәгать булуын белдереп, сәнәгатьтә җитештерү, тулай төбәк продукты күләме, бюджет үтәлеше, социаль ипотека, торак йортларны капиталь төзекләндерү һ.б. юнәлешләрдә алга куелган бурычларның үтәлүен җиткерде. Узып баручы елда республика тормышында әһәмиятле булган берничә вакыйганы аерым да билгеләп узды ул. Россиядә тиңе булмаган «ТАНЕКО» комплексының сәнәгый эксплуатациясе башлануны, авыр калдыкларны эшкәртү комплексы төзелеше буенча карар кабул итү зарурлыгын, «Аммоний» проектына старт бирелүен ассызыклап, аларның республика икътисады өчен стратегик юнәлешләр булуына басым ясады. Авыл хуҗалыгын үстерүгә килгәндә, Президент аңа реаль икътисадның бер өлеше буларак кына түгел, тагын да киңрәк карарга кирәк дигән фикердә. «Эре холдинглар бүген бөтен ихтыяҗларны да канәгатьләндереп бетерми, авыл җирендә барлык төр хуҗалык формалары эшләргә һәм үсәргә тиеш», - ди Р.Миңнеханов.
Президент киләсе елда да торак төзелеше, капиталь төзекләндерү программаларының дәвам итәчәген, моңа өстәп мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча 3 еллык программага старт биреләчәген, авылларда мәдәният йортлары, спорт объектлары төзү буенча программалар да эшләячәгенә ышандырды.
Кайбер районнарда хакимият башлыклары алмашыну белән бәйле сорауга җавабында, кадрлар үзгәрешенең дәвам итү ихтималын кире какмады ул. «Үзгәрешләрдән курыкмаска кирәк, бу - яңарту белән бәйле агымдагы процесс. Кемдер хакимият куйган планкага туры килеп бетми, кайвакыт кеше эш нәтиҗәсе күрсәтми, кайвакыт эшләсә дә, халык белән уртак тел таба алмый», - дип искәртте Р.Миңнеханов.
Президентның инглиз телен өйрәнүнең республика өчен әһәмиятен ассызыклап: «Сөйләм телен генә булса да белү кирәк. Һәр министрлыкта презентацияләрне инглиз телендә камил уздыра алырлык ким дигәндә бер министр урынбасары булырга тиеш», - диюе әһәмияткә ия. Президент үзе дә инглиз телен өйрәнә. Туган телне саклауда исә беренче урынга гаиләне куя.
Журналистларны Татарстан Президентының Яңа елны кайда каршыларга ниятләве дә кызыксындырмый калмады, билгеле. Бу сорауга Рөстәм Миңнеханов: «Казанда, гаиләм белән», - дип җавап бирде. Татарстан башлыгының иң зур хыялы Антарктиданы күрү икәнлеге дә мәгълүм булды.
Очрашу азагында Президент нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт белдерде һәм аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, иҗат уңышлары, алга таба да конструктив хезмәттәшлек теләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading