16+

«Без – Россиядә иң яхшы басма» («Казан утлары» журналына – 90 ел)

Әтрафлы газета-журналны кулга алу гына ни тора бит. Саллы, зәвыклы, югары кимәлдәге андый басмалар, кызганыч, хәзер кырыкмаса-кырык түгел шул. Алар санаулы гына калып бара. Ә академик басма, татар әдәбиятының үзәк «кан тамыры» булган «Казан утлары» журналы бу яктан горурлык белән әйтә ала - ул зәвыклылык мөнбәреннән төшмәде. Иң әүвәл аның...

«Без – Россиядә иң яхшы басма» («Казан утлары» журналына – 90 ел)

Әтрафлы газета-журналны кулга алу гына ни тора бит. Саллы, зәвыклы, югары кимәлдәге андый басмалар, кызганыч, хәзер кырыкмаса-кырык түгел шул. Алар санаулы гына калып бара. Ә академик басма, татар әдәбиятының үзәк «кан тамыры» булган «Казан утлары» журналы бу яктан горурлык белән әйтә ала - ул зәвыклылык мөнбәреннән төшмәде. Иң әүвәл аның...

- Ундүрт-унбиш еллап ирекле шагыйрь булып йөргәннән соң, мине журнал җитәкләргә тәкъдим иттеләр, - дип хәтер яңарта шагыйрь-мөхәррир. - Дөрес, берәү дә мәҗбүр итмәде анысы, бу эшкә күңел теләге белән алындым. Ул вакытта бу эшнең никадәр дәрәҗәдә авыр икәнен чамалап та бетермәдем бугай. Эшләү тәртибе буенча Мәскәүдәге хезмәттәшләрем - «Новый мир»дагы Александр Твардовский, «Дружба народов»тагы Сергей Баруздиннар кебек булыр дип уйлый идем. Алар гадәттә бер-ике мәртәбә эшкә килеп, ярдәмчеләренә күрсәтмәләр биреп, нигездә, үз иҗатлары белән шөгыльләнә иде. (Ул вакытта миңа шулай тоелгандыр инде.) Мин дә шул рәвешлерәк уйлап эшкә тотынган идем... (Көлешәбез.) Әмма хакыйкый чынбарлык бик тиз үз буразнасына кертте. Бәлки, көне-төне иза чикмичә, редакциягә сирәгрәк килеп тә чыгарып була торгандыр журналны. Ләкин ничек һәм нәрсә чыгарасың бит! Моннан 3-4 ел элек «Сүнмәс утлар балкышы» дип аталган 1000енче сан уңаеннан антологик китап әзерләдек - менә шуны гына актарып карагыз, ул тулы бер тарихны эченә сыйдырган.
- Равил абый, җитәкче кеше, килүгә, эш күрсәтү өчен димме, нәрсәне дә булса үзгәртергә керешә. Сез нәрсәгә тотындыгыз?
- Мин әллә нәрсә үзгәрттем дип әйтә алмыйм - бары тик журналны инде яуланган югарылыгыннан төшермәскә, бүгенге заман таләпләренә җавап бирерлек басма булсын дип тырыштым. Бүген без «Казан утлары»на 90 ел дибез икән, бу әле төгәл үк сан түгел. Элгәреләребез - «Аң», «Шура» кебек журналларны кертеп санаганда, аның бер гасырдан артык тарихы бар. Россиядә башка андый тарихлы журнал юк. Ул бит чорына, сугышка, сәяси реформаларга карамый, берөзлексез нәшер ителеп килгән басма. Мин баш мөхәррир булып эшкә килгәнче дә «Казан утлары» кешесе идем. Журнал язмышын миңа ышанып тапшырганнар икән, мин ул вазифага тулы куәт белән тотындым! Аны җитәкләргә әдәбият дөньясындагы яшьтән үк алган тәҗрибәм дә булышкандыр. Миңа Совет әдәбиятының да олпат кешеләре белән аралашырга туры килде. Ә ул шәхесләр белән аралашу үзе бер мәктәп. Михаил Шолохов булсынмы ул, Назыйм Хикмәт, Кайсын Кулиев, Мостай Кәрим, Чыңгыз Айтматов, Евгений Евтушенко, Белла Ахмадуллиналармы...
- Журнал җитәкләгән чорда нинди проблемалар аяк чалды?
- Журнал үз максаты итеп татар дөньясының акыл ияләрен берләштереп, халыкның рухи хәзинәсен күрсәтеп, төрле кыйтгага сибелеп яшәгән татарны бер итеп тотарга, дигән шигарь белән яшәгән басма. Мин эшли башлаганда, безгә кадәрге идеологик системага бәйле кысалар җимерелгән булса да, озак та узмый бүтән проблемалар калкып чыкты. Әйтик, тираж мәсьәләсе кискенләште. Шәхси газета-журналлар арту укучының зәвыгын күтәрмәде шул, кызганыч. Тарихны белгән, нәфис әдәбият-сәнгатьне аңлаучы һәм зурлаучы катлау да ишәймәде...
- Баш мөхәррир буларак әле Сезнең чуктин-чук әсәрләр дә чабудан тарта...
- «Буш» әсәргә вакыт әрәм итүдән дә кыен нәрсә юк. Әйбәт әсәр ул үзеннән-үзе кереп китә. Ә җитешмәгән, журнал таләпләренә туры килмәгән әсәрне авторга кире кайтару өчен аны әллә ничә кат укырга туры килә. Шунсыз авторга фикереңне дәлилли алмыйсың.
- Әдәбият проблемасы журнал проблемасымы?..
- Бүгенге татар әдәбияты, нигездә, безнең журналда формалаша. Әдәбият тарихына күчәрлек, камил китап булып басылырлык әсәрләр иң беренче бездә чыга, укучы каршысында тәүге имтиханын тота. «Казан утлары»нда басылу һәр язучы өчен зур дәрәҗә һәм мәктәп тә. Шуңа күрә редакциядә танылган профессионал язучылар, шагыйрьләр эшли. Гомумән, безнең журналга кагылышы булмаган берәр язучы бар микән ул? Галимҗан Ибраһимовтан башлап, Гомәр Бәширов, Хәсән Туфаннар дисеңме... Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттахлар дисеңме... Юбилей кичәсендә экранда аларны сурәтләре белән күрсәтеп үтәрбез әле.
- Мөхәррир һәм халык шагыйре буларак, Сез журнал битләрендә яңа авторлар көтәсезме, әллә профессионаллардан яңа күтәрелешме?
- Без яхшы әсәрләр көтәбез. Авторның кем булуы мөһим түгел - танылган профессионал булса да яхшы, яңа авторларның яңарыш алып килүе дә күңелгә бик хуш. Дөрес, әдәбиятта, алда саналган күренекле язучыларыбыз киткәч, соңгы вакытта берникадәр бушлык барлыкка килде. Язучыларга колачлы әсәрләр, зур тормыш мәктәбе җитенкерәми - проза да вагая төште. Бу хәл шигърияттә дә сизелә. Сибгат Хәким, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләймановалар киткәч, шигърият берникадәр моңаеп калды. 90 нчы еллардагы үзаң уяну бүгенге яшьләр иҗатында берникадәр чагылыш таба алды анысы. Алга таба ни булыр...
- Равил абый, «Казан утлары»ның 90 еллык юбилее белән котлап, «Шәһри Казан» газетасы бәхетле гомер, укучыларыгызның һәрдаим күп булуын тели. Сез, баш мөхәррир буларак, чирек гасыр җитәкчелек иткән аксакаллы «бала»гызга ниләр теләр идегез?
- Мин, гомумән, «Казан утлары»ннан тыш, милли вазгыятькә битараф булмаган мәгънәле басмаларны, шул исәптән «Шәһри Казан» газетасын да татар мохитеннән аерып карый алмыйм. Шуңа да аларга рухи сәламәтлек теләр идем. Укучыларыбыз әдәбиятыбыздан, милли хәзинәләребездән ераклашмасын, зәвыклы матбугат белән бергә атласын иде. «Казан утлары» да бу юлда һәрвакыт янәшә булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading