16+

Без тудык, үстек, ныгыдык

«Шәһри Казан» газетасының туган көне бүген. 1990 елның 17 августында Татарстан башкаласының көндәлек иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы – «Шәһри Казан»ның тәүге сигнал саны дөнья күргән иде. Антасына 4 сан булып, газета 1990 елның октябреннән нәшер ителә.

Без тудык, үстек, ныгыдык

«Шәһри Казан» газетасының туган көне бүген. 1990 елның 17 августында Татарстан башкаласының көндәлек иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы – «Шәһри Казан»ның тәүге сигнал саны дөнья күргән иде. Антасына 4 сан булып, газета 1990 елның октябреннән нәшер ителә.

Баш редактор Хәлим Гайнуллин җитәкчелегендәге әле яңа оешкан «Шәһри Казан» редакциясе коллективы, башка вакытлы матбугат басмалары сафына кушылып, татар халкы, Татарстан һәм Казан өчен хезмәт итә башлый. Татар милләте тарихын, халыкның бүгенгесен һәм киләчәген кайгырткан, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга төпле аңлатмалар биреп барган, хезмәт алдынгылары һәм үрнәк гаиләләр турында матур мәкаләләр урнаштырган, фән һәм мәктәп тормышын яктырткан, мәдәният һәм сәнгатьне колачлаган «Шәһри Казан» казанлыларның гына түгел, ә республика халкының күңелен яулады. 

Вакыт агымсу кебек ага гына. Укучыларыбыз буыны алмашынып торган шикелле, редакция коллективы да яңара. «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә 1990 елдан бирле 700гә якын кеше эшләп киткән. Ләкин, кемнәр генә килеп китсә дә, «Шәһри Казан» газетасы үзенең кыйбласына тугърылык саклый, Татарстанның һәм Казанның үсеше өчен, татар өчен, милләтләр дуслыгы өчен, мәдәниятләрнең үсеше өчен тырыша. 

«Шәһри Казан» дөньяга аваз салган көненнән башлап, халыкка һәм үзенең укучыларына, хәбәрчеләренә таянды. Бу дуслык һәм бердәмлек киләчәктә дә дәвам итсен иде, 17 август – «Шәһри Казан» коллективының, шулай ук укучыларыбызның уртак бәйрәме ул. Иҗади туган көнебез белән дуслар!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйм сезне бэйрэмегез белэн.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Котлыйм! Укучыларыгыз артсын, кызыклы геройлар, яхшы хезмәт хакы!

      Мөһим

      loading