Шәһри Казан

«Без үзебезгә генә кирәк!»

Салаватның әлеге сүзләреннән соң гына бераз айнып киттем дисәм дә буладыр. Алайса зиннәтле-затлы сәхнә бизәлеше, шоуның Европа югарылыгына йөз тотып ясалуы, продюсерның үз эшенең нечкәлекләрен белеп эш итүе тәмам изрәткән булган икән. «Татар җыры - 2011»нең җиңүчеләре катнашындагы концерт турында әйтүем. 16-17 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә татар эстрадасына еллык...

Реклама

Залда алма төшәр дә урын юк (билет бәясе кыйммәт дип тормаганнар!): кешегә дә карап, бер уңайдан үземне дә күрсәтеп кайтыйк дигәндәй, халык концерт карарга килгән. Сәхнәнең өчтән бер өлешенә боз җәелгән, калган өлеше көзге сыман елкылдап тора. Арткы план - сәхнәнең иңеннән буена видеоэкран. Алып баручы дүрт пар - Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллин, Алсу Әбелханова белән Фәрит Таишев, Рамил Төхвәтуллин белән Эльза Әхмәтҗанова, Нәфисә Хәйруллина белән Эдуард Үтәгәнов та сәхнәгә әлеге экраннан «төште». Дүрт ел фасылына нигезләнгән программа нигезендә, алар бер-бер артлы тамашаны алып барды да. Алай да һәр пар да үткен, чая алып барды дип әйтә алмыйм - Гөлназ белән Искәндәрнең инде чарланган, «үз тәлинкәләрендә» булулары барыбер күзгә ташланды.
Тамашаны техник яктан мактап тормыйм, аның кәттә булуын гына әйтеп узам. Тәнәфес вакытында да бөтен кеше диярлек шуны тикшереп азапланды. 10 миллион сумнан артыграк бюджетка әзерләнгән шоуның никадәр дәрәҗәдә шәп булуы болай да аңлашылыр. Җырчылар җырлый - арттагы экран аның эчтәлеген видеоролик ярдәмендә «ача» тора, бозда театральләштерелгән сюжетка корылган фигуралы шуу осталары әйләнә. Күзләр камаша, кем әйтмешли...
Шәхсән мине башкасы сөендерде - җырчыларыбыз киенү мәсьәләсенә икенче күзлектән карый башлаган. Алайса, җырлыйсың икән, чуклы-чачаклы, туй күлмәгенең традицион тегелешендәге кебек аллы-гөлле чәчәкле киң итәкле күлмәк кияргә тиешсең дигән язылмаган канун яши иде бит бездә. Чишенергә кирәкми, әмма татар җырчысы булгансың икән, зәвыксыз киенергә кирәк дигән канун да юк лабаса. Ләйсән Гимаева, Резидә Шәрәфиева һәм Алсу Хәбибуллиналарга бу уңайдан мактау сүзе әйтсәң дә ярыйдыр.
Башкаручылар арасында «Барс Медиа»дан үсеп чыккан җырчылар белән беррәттән, әлеге компаниядән тыш исем булдырган җырчыларга да мәйдан бирә башлау отышлы булуы бәхәссез. Халык та әнә шул мэтрларга күз тотып килә дә бит инде. Салават, Хәния, Айдар, Зәйнәп-Зөфәрдән тыш Айгөл Бариева, Зөфәр Хәйретдинов һәм Алсу Хәбибуллиналар булу тамашаны, «ботканы май бозмый» дигән кебек, бик урынлы итә. Юкса Роберт Ямгуров кебек әле эстрадага яңа гына килеп кергән яшь-җилкенчәк өчен андый бәядәге билет алу жәл булыр иде. Ә менә Эльмира Сөләйманова «Алтын Барс»тан кабат мәхрүм калды. Быел да бирмәгәч инде, кайда дөреслек, дип уфтанучылар да булмады түгел.
Бөтен кеше дә тере тавышка җырламады кебек, алай да зур күпчелек үз тавышы белән чыгыш ясады. Илназ Бахның каушавын да шуңа сылтап кабул иттек. Ә менә Алинә Шәрипҗанова «Үтенеч» җырын җырлаганда күзгә «кадалган» уттан җәфа чигеп алдык. Ул режиссерның нинди максатны күздә тоткан «йөземе» булгандыр, - монысы аңлашылмады. Алинә җырлаганда тагын бер «йөзем» - залга кечтеки генә самолетның очып чыгып, залда төрле трюклар ясавы булды. Анысы кызык килеп чыкты.
- Татар рухы исән булган чакта,
Без рәхмәтле татар җырына, - дип котлады Разил Вәлиев сәхнәдә Гүзәл Уразовага «Алтын Барс» сынын тапшырганда. Аннан концертка бәяләмә дә биреп узды. - Тәнәфестә бик күпләр, бу концерт күпмегә төште икән, дип кызыксынды. Мине исә аның бәясе кызыксындырмый, чөнки татар җырының бәясе юк.
Инде дөнья җыр сәнгатенә билгеле җырчы - якташыбыз Алсу Сафинаның әлеге чарада катнашуы мәртәбә булды. Акцент белән булса да татар телендә ике җыр башкарган Алсу аннан якташларына рәхмәт тә җиткерде. «Минем өчен Татарстан җирендә чыгыш ясау зур дәрәҗә. Мин сезнең яратуыгызны, хәерһахлы булуыгызны тоеп яшим. Зур рәхмәт сезгә. Мин үземнең татар булуым белән горурланам», - диде ул.
Оештыручыларның берсе - «Яңа Гасыр» телерадиокомпания генераль директоры Илшат Әминов исә, проектның башлангыч чорларын искә төшереп, киләсе «Татар җыры» турында уенын-чынын бергә кушып:
- Унике ел элек әлеге концертны уздырганда сәхнәне агач декорацияләр, ясалма чәчәкләр белән бизәгән идек. Шуннан соң күз ачып йомганчы шулкадәр вакыт узып та киткән. Хәзер «Татар җыры» Европа югарылыгына чыкты. Әнә сәхнәдә бозда шуалар, залда самолетлар оча. Белмим инде, моннан соң тамашачыны нәрсә белән шаккатырырбыз. Җырчылар үзләре залда оча-оча җырласа гына инде... - диде.
Әлбәттә, Европа югарылыгына, дөньяви стандартларга якынлашу, ким-хур булмау, артта калмау аз нәрсә турында сөйләми. Әмма миңа концертның финал өлешендә Салаватның башкарган җыры да, әйткән сүзләре дә күпкә мәгънәлерәк тоелды: «Үз-үзегезне саклый күрегез. Без үз-үзебезгә генә кирәк».

Лауреатлар:
2011 елның иң популяр җыры - Айгөл Бариева, «Әйт әле», Илдар Әхмәтов, «Сине көтәм».
Музыкаль ташкын - Роберт Ямгуров, «Шәмнәр ялгыз түгел».
Иң яхшы музыкаль проект - Ландыш Нигъмәтҗанова, «Үп мине, үп».
Иң яхшы видеоклип - Алия Шәрәфетдинова, «Ярый әле син бар».
Иң яхшы альбом - Илназ Бах, «Ялгыштым», Гүзәл Уразова, «Эзләдем серле күзләрең».
Иң яхшы хит - Ринат Рәхмәтуллин, «Чакыр гына мине».
Хит-парадлар лидеры - Ләйсән Гимаева, «Синең карашың».
Татар эстрадасында авторлык хокукларын яклауга керткән өлеше өчен махсус номинация - Зөфәр Хәйретдинов, «Агымсу».
Иң яхшы дуэт - Алсу Әбелханова-Резидә Шәрәфиева, «Көндәш».
Халык мәхәббәте - Нәфкать Нигъмәтуллин, «Күпме күзләр күреп онытылган».
Татар җырын дөньякүләм таныту - Алсу.
«Татар радиосы»ның махсус бүләге - Вәсилә Фәттахова, «Бәхетебез бикле ятмасын».
Халыкчан җырчы - Зөфәр Билалов, «Уйлама», Зәйнәп Фәрхетдинова, «Баланнар».
Телевизион тамашачы мәхәббәте - Алинә Шәрипҗанова, «Үтенеч».
Тамашачы мәхәббәте - Раяз Фасыйхов, «Сөям димә», Хәния Фәрхи, «Гел сагынам».
90нчы еллар хиты - Алсу Хәбибуллина, «Кермә, бәгърем, кермә төшләремә», Айдар Галимов, «Пар алма».
Иң яхшы эстрада җыр театры - Салават, «Нәрсә булды миңа - белгән юк».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: