16+

Бездә балалар күбрәк туа

Казанда быелның беренче яртысында 10 мең 210 бала дөньяга килде. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 600 сабыйга күбрәк. Узган ел 20 мең 579 бала дөньяга аваз салган иде.

Бездә балалар күбрәк туа

Казанда быелның беренче яртысында 10 мең 210 бала дөньяга килде. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 600 сабыйга күбрәк. Узган ел 20 мең 579 бала дөньяга аваз салган иде.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева: «Казан балалар туу буенча Идел буе федераль округындагы Уфа (8039), Түбән Новгород (8194), Пермь (8152) һәм Самара (7516) шәһәрләреннән алда бара. Башкалада 5 гаиләдә 3әр игезәк бала тууы да үзенчәлекле», - дип, сөенечле саннар китерде.
Соңгы елларда малайларның кызларга караганда күбрәк тууы күзәтелә. Беренче яртыеллыкта 5 мең пар теркәлгән. Ләкин 2 мең 543 гаилә таркалган. «Аерылышучыларның күбесе - бергә 5 елдан азрак яшәүчеләр», - диде Альбина Шәвәлиева.
Мәгълүм булганча, Универсиада алдыннан, ягъни 5 июльдә «Казан» гаилә үзәге ачылды. Яңа ЗАГСта инде 47 пар язылышкан. Альбина Шәвәлиева әйткәнчә, Ураза тоткан Рамазан ае бару сәбәпле, өйләнешүләр кимегән, әмма августка инде 500 пар гариза керткән. Казансу елгасының уң як ярында «казан» рәвешендәге яңа ЗАГС бинасы файдаланыла башлаганлыктан, ел ахырына кадәр Совет районындагы бүлек бетереләчәк. Яңа Савин районы бүлеге, шәһәрнең ЗАГС идарәсенә берләштерелеп, «Казан» гаилә үзәгенә күчерелә. ЗАГСның Киров һәм Идел буе районнарындагы бүлекләре эшчәнлекләрен гадәти режимда дәвам итәчәкләр.
- «Казан» гаилә үзәгенең түбәсеннән шәһәрне күзәтергә мөмкин. Билет бәясе - 50 сум. Пенсионерларга, студентларга һәм мәктәп укучыларына билет бәяләре шул ук, - диде Альбина Шәвәлиева.
Әлеге категориядәгеләргә билет 15-20 сум торса да ярар иде инде, минемчә.
Журналистларның сорауларына җавабында Альбина Шәвәлиева, «Казан» гаилә үзәгенә республиканың башка төбәкләреннән дә килеп язылышу мөмкинлеге бар, чөнки ЗАГС ул - туу, өйләнешү, аерылышу, үлем кебек фактларны тору урынына бәйләми генә терки торган орган. Мисалга, Чаллы яшьләре, үз калаларында әйбәт кенә ЗАГС булуга карамастан, бирегә килергә теләк белдереп, мөрәҗәгать итте. Башка урыннардан шушы мәсьәлә буенча элемтәгә чыгучылар бар, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading