16+

Безгә кайчан киләсез?

Татарстан башкаласына килгән туристларның саны быел 2 миллионга җитәчәк, дип фаразлана.

Безгә кайчан киләсез?

Татарстан башкаласына килгән туристларның саны быел 2 миллионга җитәчәк, дип фаразлана.

Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәләрдә мэр Илсур Метшин, әле кайчан гына, туристлар санын 1 миллионга, соңрак 1 миллион 500 меңгә җиткерергә тырышырга чакыра иде. «Универсиада Казанны дөньяга танытуда зур роль уйнаячак», - дип өметләнүләре дә чынга ашты шәһәр башлыгының. Туристлык өлкәсендә Казан белән кызыксыну сизелерлек җанланган.
Студентларның халыкара Уеннарына әзерлек кысаларында, шәһәрдә колачлы төзү-төзекләндерү эшләре башкарылды. Нәтиҗәдә, башкалабыз Россия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Дмитрий Медведев: «Казан - Европа дәрәҗәсендәге шәһәр!» - дип бәяләрлек үргә күтәрелде. Казанда берничә ел эчендә 12 юл-транспорт чишелеше, Казансу аша яңа күпер, утыздан артык спорт корылмасы төзелде. Кунакханәләр һәркемнең зәвыгына туры килерлек, алардагы рестораннарда Европа һәм Азия халыкларының милли ризыклары әзерләнелә.
Казан тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләренә, музейларга, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләренә гаҗәеп бай. Узган җәйдә генә дә Кремльне 870 мең кеше караган. Болгар һәм Зөя (Свияжск) тарихи шәһәрлекләренә дә сәфәрләр оештырыла. Чит илләрдәге, шулай ук Россиядәге башка шәһәрләр белән чагыштырганнан соң, Казанның шәһәр буларак төзелеше, табигый урнашуы искиткеч камил һәм матур икәнлегенә инанасың. Иң мөһиме - Казанда йөздән артык милләт вәкиле, төрле дини конфессияләр үзара аңлашып, татулыкта яши. Халкыбыз - кунакчыл, кызларыбыз - гүзәл.
Кызганыч, чит илләрдә гади халык Казанны әле белеп бетерми. Әлбәттә, таныту юнәлешендә эшчәнлек бара. Казан быел Германиядә, Кытайда халыкара туристлык күргәзмәләрендә катнашты, ноябрьдә үзен Англиядәге шундый күргәзмәдә тәкъдим итәчәк. Узган атнада Казанда булган «Киләчәккә юнәлешләрне барлау» халыкара туристлык форумында Казанны дөньяга танытуда интернет челтәрен активрак файдалану зарурлыгы искәртелде. Форумда катнашкан Россиянең эчке туристлык ассоциациясе вице-президенты Сергей Поздняков фикеренчә, Универсиададан соң туристлар агымы, киресенчә, кимеячәк. «Казан гаҗәеп бай тарихка ия. Риваятьләрне файдалану җитми. Туристлык агымы кимемәсен өчен, Казанны таныту юнәлешендә туктап калырга ярамый», - дип саный ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading