16+

Ә безгә ял юк

Яңа ел бәйрәмнәренең иң кызган мәле. Балалар каникулда, әти-әниләрнең дә эшкә барасы юк. Гаилә белән ял итү, күңел ачу, туганнар-дуслар белән очрашу өчен менә дигән вакыт. Ә сезнең ялларыгыз ничек уза?

Ә безгә ял юк

Яңа ел бәйрәмнәренең иң кызган мәле. Балалар каникулда, әти-әниләрнең дә эшкә барасы юк. Гаилә белән ял итү, күңел ачу, туганнар-дуслар белән очрашу өчен менә дигән вакыт. Ә сезнең ялларыгыз ничек уза?


НУРЗАДӘ, җырчы:
- Минем ял итәргә вакытым юк. Менә бүген Кайбыч районының Борындык авылында концерт куям. Гомумән, декабрьнең соңгы көннәреннән башлап гыйнварның уннарына кадәр эшем бик тыгыз. Концертлар куям, төрле бәйрәм чараларында катнашам, юбилейлар алып барам.

tataramdarom.com

Фәридә ТӨХВӘТУЛЛИНА, «ТНВ» каналының алып баручысы:
- Бәйрәм көннәрендә «Сиңа миннән сәлам» тапшыруы һәр иртә чыгып бара, шуңа мин көн дә эштә. Әмма моңа борчылмыйм. Иң мөһиме: эшем булып торсын, Ходай сәламәтлектән аермасын. Эштән бушагач, балалар белән бәйрәм тамашаларына, курчак театрына, төрле спектакль-концертларга йөрибез. Аларның берсен дә калдырмаска тырышабыз.

tnv.ru

Гөлназ СӘФӘРОВА, «Татар радиосы» ди-джее:
- Ялларым балам белән уза. Рәхәтләнеп, икәүдән-икәү генә өйдә утырабыз. Ә әтиебез бу көннәрдә эшли. Аллага шөкер, концертлар, төрле корпоративлар юк, тыныч кына ял итеп ятабыз. Яңа елны да быел беренче тапкыр гаилә белән генә каршы алдык.

tamasha.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading