16+

«Безнең авыл-2» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды!

Дуслар, ниһаять, "Безнең авыл-2" бәйгесенә нәтиҗә ясар вакыт та җитте. Әлеге бәйге икенче тапкыр үткәрелә. Катнашучылар саны быел тагын да күбрәк булды.

«Безнең авыл-2» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды!

Дуслар, ниһаять, "Безнең авыл-2" бәйгесенә нәтиҗә ясар вакыт та җитте. Әлеге бәйге икенче тапкыр үткәрелә. Катнашучылар саны быел тагын да күбрәк булды.

Укучыларыбызның әлеге бәйге авылдашларыбызны тагын да якынайтты, берләштерде, дип рәхмәт сүзләре ирештерүе безнең өчен шатлык өстенә шатлык булды. Бу –  без үзебезнең максатыбызга ирешә алганбыз дигән сүз.

 Соңгы көннәрдә, бәйге аеруча кызып китте. Хәтта тавыш бирүчеләребез санының кискен артуы бәйгенең вакытыннан алда туктатырга мәҗбүр итте. Бәйге шартында, бер генә җиңүчене билгеләрбез дисәк тә, без бу юлы урыннар билгеләмичә генә иң күп тавыш җыйган ике авылны җиңүчеләр дип игълан итәргә булдык.


Менә алар - иң бердәм һәм җиңү өчен көне-төне тырышкан авыллар:

Яшел Үзән районы, Кече Шырдан авылы (фотолар авторы Рамил Шакиров)

Тукай районы, Биклән авылы (фотолар авторы Рәзинә Сәетгәрәева)

Оештыру сәләте, тырышлыгыгыз һәм максатчанлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Бүләккә килгәндә, иң күп тавыш җыйган авылга "Шәһри Казан" журналистлары, җырчы һәм язучылар белән килеп, концерт оештыра һәм җиңүче авыл турында безнең газетада язма бастырачак, дип вәгъдә иткән идек. Биклән, Кече Шырдан, көтегез, тиздән без сезгә киләчәкбез! Әлеге авыллар вәкилләренең дүшәмбе көнне редакция белән элемтәгә чыгуларын сорыйбыз.

Җиңүчеләребезне ихластан котлыйбыз, ә башка барлык катнашучыларыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез. “Шәһри Казан” газетасы оештырган бу бәйге чираттагысы, әмма соңгысы түгел.
Бу көннәрдә бездә “Әти хакы” иҗат эшләре бәйгесе бара. Анда җиңүчеләрне бүләккә велосипед көтә.

Шулай ук газетага язылучылар арасында чит илгә, Башкортстан Республикасына һәм Казанга җәйге ялга путевкалар да уйнатабыз. Бергә булыйк!

 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэзинэ,котлыйм,афэрин!!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Уррра))

      Мөһим

      loading