Шәһри Казан

Безне берни дә акламаячак

Моннан ике ел элек - 2011 елның 10 июлендә дөньяны тетрәткән хәл булды. Иделнең Кама Тамагы районы Сөйки авылыннан ерак түгел генә бер җирендә «Булгария» теплоходы батты. Теплоходта барысы 201 кеше булып, аларның 122се су төбенә китте, 79ы исән калды. Кемне анасыз, кемне атасыз, кемне ир яки хатынсыз, кемне баласыз...

Реклама

Быел да алар Сөйки авылы тирәсендә «Булгария» һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булганнар истәлегенә куелган хәтер дивары янына җыелды. Гомумән, монда кеше кайгысына битараф булмаган күрше-тирә авыллардан да халык җыелган иде. Йөзләрчә кеше кара тасма белән бәйләнгән чәчәкләр, йомшак уенчыклар, якыннарының фотосурәтләрен алып килгән. Халык арасында үксеп-үксеп елаучылар бик күп. Монда хәтта ирләр дә күз яшьләрен тыя алмады.
Матәм митингына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФнең гадәттән тыш хәлләр министрының урынбасары Александр Чуприян да килгән иде. Р. Миңнеханов үзенең чыгышында: «Ике ел элек без монда 122 кешене югалттык. Бу безнең республика, ил өчен генә түгел, һәрберебез өчен бик зур югалту. Аны берничек тә тулыландырып булмый. Без аларны искә ала, монда килә һәм әлеге истәлекләр белән яши генә алабыз. Бик күп төрле аклану сүзләрен әйтеп булыр иде, ләкин ул безне берничек тә акламаячак. Мондый очраклар башкача булмасын өчен кабул ителгән яңа җәза чаралары сезне берничек тә тынычландыра алмый. Кайгыгызны ихлас күңелемнән уртаклашам. Миңа үткән ел сезнең белән бергә монда булган Россия транспорт министры Максим Соколов шалтыратты. Ул кайгы уртаклашу сүзләрен тапшыруны сорады», - диде. Аның сүзләреннән соң, митингта катнашучылар «Булгария» корбаннарын бер минут тын торып искә алдылар.
Матәм чарасында РФ гадәттән тыш хәлләр министрының урынбасары Александр Чуприян да чыгыш ясады. «Шулай килеп чыга, еш кына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы безнең илне кешеләр кайгысы буенча өйрәнә. Без, бәлки, башка министрлыкларга караганда, яшәү кыйммәтен яхшырак беләбездер. Шуңа күрә әлегә дөньяда безнең барлык кешеләрне дә коткара алмавыбызны аңлау авыр. Күпме гөнаһсыз кешеләрнең гомерләре өзелде.
Исән кешеләрне түгел, ә аларның гәүдәләрен чыгарган өчен гафу итегез безне. Шул ук вакытта минем сезгә йөрәкләрегездә һәм күңелләрегездә әйләнә-тирә дөньяга, аерым алганда, коткаручыларга карата нәфрәт тумаган өчен дә рәхмәт әйтәсем килә. Без моннан киткәндә, сездә рәхмәт сүзләре табылды һәм сез кулларны кыстыгыз. Моны көчле халык кына эшли ала», - диде ул.
Кызының гомере өзелгән урынга чәчәкләр куярга дип Казаннан Лилия Сәлахиева да килгән. Бердәнбер кызы Ләйсәнне югалту ачысыннан ул әле дә айный алмый. Аннан алдагы көнне кызының каберенә дә барган. «Кызым Ләйсән ире белән иде. Кияү теплоходтан исән-имин чыккан, ә кызым су төбенә киткән. Башта исәндер кебек иде. Йөзә дә белгәч, Иделдә утраучыклар да күп булгач, йөзеп чыккандыр, хәбәре булмый калмас дип көттек. Аны бер дә үлгән дип уйлыйсы килмәде. Гәүдәсен су төбеннән чыгаргач кына бу хәлгә ышандык. Дөньямның яме китте, эшләгәнем эш, ашаганым аш түгел, бернәрсәгә дә күңел үсми. Кызымны сагынып яшим», - дип, күз яшьләрен коя Лилия апа. Кызы 20 яшендә генә, җитмәсә, 16 атналык көмәне дә булган.
Камилә исемле 11 яшьлек кызын югалткан Хәлимә Усманова да килгән Сөйкигә. Ул «Булгария» теплоходы һәлакәте буенча суд эшен күзәтеп бара икән. «Алар үз җәзаларын һичшиксез алырга тиеш. Иректә аларга урын юк», - ди ул.
Равил абый Ягудин исә берьюлы өч кешесен - хатыны Фираяны, оныгы Камилланы һәм каенсеңлесе Асияне югалткан бу һәлакәттә. Теплоходта алар белән оныгының иптәш кызы Ксюша да булган. Бәхетенә, ул исән калган. Ксюша берүзе генә бүлмәдә компьютерда уйнап утырган. Шул вакытта кинәт кенә теплоход янтаеп, шкафны аударган. Шкафның ишекләре ачылып китеп, аннан коткару жилетлары чыккан. Ксюша шуларның берсен кигән арада, ниндидер бер авыр предмет килеп төшеп, иллюминаторны ваткан. Кыз шуннан чыгып та киткән. Ә Равил абыйның хатыны ул вакытта оныгы Камилланы музыка бүлмәсендә калдырып, палубага менеп, иренә шалтыраткан. «Без сөйләшкәндә нәкъ 19.25 иде. Теплоход 19.27дә инде су төбенә 20 метр аска киткән була. Хатыным, бездә шторм башланды, кара болытлар килеп чыкты, зур-зур дулкыннар чайкала, дип сөйләнә башлады. Мин балалар янына киттем, диде. Аннары, шаяртып: «Прощайте, товарищи, с Богом, «Ура», - дип кычкырды. Диңгезчеләр батканда шул җырны җырлаган бит. Ул да шулай дип әйтте. Шуннан элемтә өзелде», - ди Равил абый. Ул студент елларында Сөйки авылы тирәсендә паромда йөргән булган. «Шул вакытта да шторм чыгып, дулкыннар өскә сикерә иде. Шуны искә төшереп, андый вакытта нишләргә кирәклеген әйтергә дип шалтыраттым. Телефоны дәшмәде», - ди Равил абый, якыннарына алып килгән зур чәчәк бәйләмен хәтер диварына урнаштырганда. Аның хөкүмәт җитәкчелегенә тәкъдиме дә бар. Ул, «Булгария» теплоходын утильләштермәскә, ә аңардан панорама ясарга кирәк, дигән фикердә тора. Теплоход шушы вакыйганың бер истәлеге булып торыр, шуңа карап, кешеләр тормышның никадәр бәһасез булуын аңласыннар иде, ди ул.
PS. Казанның Мәскәү районы судында «Булгария» теплоходы һәлакәте турындагы җинаять эшен карау дәвам итә. Тикшерүчеләр теплоходның су астына төшеп китүендә берничә сәбәпне күрсәтә: судноның техник хәле буенча яраксызлыгы, куркынычсызлык таләпләре үтәлмәү, экипажның әзерлексезлеге, судно хуҗаларының, аны контрольдә тоту органнарының вазифаларын кирәгенчә башкармавы һ.б.
Суд утырышлары да кичектерелеп килгәли, чөнки суд, зыян күрүчеләрдән сорау алып бетермичә, шаһитлардан сорау алуны башлый алмый, ә алар - 109 кеше. Озакка сузылган процесс даими рәвештә суд утырышларына йөргән зыян күрүчеләрне дә ялыктыра башлаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: