16+

БЕЗНЕҢ БУРЫЧ – Россияне бай һәм имин итү

Россия Президенты В.Путин Федераль җыен алдында еллык юллама белән чыгыш ясаганда шулай дип белдерде. «Унике ел эчендә илне тергезү һәм ныгыту буенча бик мөһим этап узылды. Якын киләчәктә безнең өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен җитди үзгәрешләр булачак», - диде Президент.

БЕЗНЕҢ БУРЫЧ – Россияне бай һәм имин итү

Россия Президенты В.Путин Федераль җыен алдында еллык юллама белән чыгыш ясаганда шулай дип белдерде. «Унике ел эчендә илне тергезү һәм ныгыту буенча бик мөһим этап узылды. Якын киләчәктә безнең өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен җитди үзгәрешләр булачак», - диде Президент.

Аның әйтүенчә, глобаль үсеш тигезсез халәт ала бара. Икътисад, геосәясәт, этник характердагы җәнҗаллар тудыручы җирлек килеп чыгып тора. Нефть, газ, металл өчен генә түгел, кеше ресурслары, интеллект өчен көндәшлек туа. «Берәүләр алга чыгачак, икенчеләре аутсайдерлар рәтендә булып, үзенең мөстәкыйльлеген югалтачак - бу икътисади көч-куәткә генә түгел, һәр милләтнең ихтыярына, аны алга этәрүче эчке гайрәтенә бәйле», - дип белдерде В.Путин.
Үзенең еллык юлламасында Россия Президенты шулай ук башка мөһим мәсьәләләргә дә тукталды. «Һәрбер гаиләдә өч бала булу - Россия өчен норма. 2016 елга хәтле исәпләнгән Ана капиталы программасы буенча дәүләт барлык йөкләмәләрен тулы күләмдә үтәячәк», - дип ассызыклады ул. 2013 елдан башлап демографик хәл катлаулы булган субъектларда өченче һәм аннан соңгы балалар өчен өстәмә түләүләр булдырылачак.
В.Путин белдергәнчә, киләсе унъеллыкта торак мәсьәләсен әһәмиятле итеп үзгәртү өчен мөмкинлек бар. Бу Россия Хөкүмәте өчен дә, төбәк җитәкчеләре өчен бик мөһим бурыч. Ипотека кредитларының күләме соңгы ике елда ел саен 40-50 процентка арта. Президент әйтүенчә, ипотека - күп керемлеләр өчен, башкаларның моңа хәле җитми. Яңа этапта бу проблеманы чишүнең киң җәмәгатьчелек өчен кулай булган башка юлларын эзләргә кирәк.
2015 елдан башлап СНГ илләре гражданнары Россиягә чит ил паспортлары булган очракта гына кертеләчәк. Легаль булмаган миграция өчен жаваплылыкны тагын да кискенләштерү мөһим. Шул ук вакытта Россия гражданлыгын алу процессын гадиләштерергә кирәк.
В.Путин Хөкүмәткә ике ел эчендә профессиональ белемнең сыйфатын билгеләүче милли системаны кертүне йөкләде. «Без 2020 елга 25 миллион яңа эш урыннары булдыру бурычы куйдык. Сыйфатлы эш урыннары югары хезмәт хакларына нигез булачак, диде ул. Социаль өлкәдә эшләүчеләргә моңарчы дәүләт тиешенчә түли алмады, бу беренче чиратта пенсияләрне арттыру һ.б. мәсьәләләрне чишү белән бәйле иде. «Хәзер бу өлкәдә хәлне нигездән үзгәртә алабыз. Хезмәт хаклары арту белән медицина хезмәте күрсәтү һәм белем бирүнең сыйфаты артачак», - диде В.Путин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading