Шәһри Казан

Безнең янда Мәскәү белән Питер да «ял итә»...

Үзе машина руле артында утырган һәр кеше килешер - без хәзер юл проблемасы булган шәһәрдә яшәмибез. Әйе, ишегалды юллары, кечкенә тыкрыкларга кагылышлы вак-төяк мәсьәләләрне җайлап бетерәсе бар анысы.

Әмма тулаем картинаны алып, полосалары арттырылган - киңәйгән юллар, юл чишелешләре турында сүз алып барганда Казан белән күкрәк киереп мактана алабыз: без хәзер Европа югарылыгы белән тиңләшерлек шәһәрдә яшибез. Моннан берничә ел элек кенә булган мәхшәр турында кабатлап тормыйм, әмма бар иде бит заманалар...
Әнә 16 мең автойөртүче катнашында Россиянең 15 зур шәһәрендә уздырылган сораштыруда да Казан лаеклы рәвештә беренчелеккә чыккан икән. Казан янында хәтта Мәскәү белән Санкт-Петербург та «ял итә»! Сораштырулардан күренгәнчә, Казанда автойөртүчеләрнең биш проценты юлларга «5»ле билгесе куя, 33 проценты исә юлларыбызны «4»ле билгесе белән бәяли. Мәскәүдә бу күрсәткечләр исә калыша: «биш»лене куючылар 3 процент булса, «яхшы» билгесе белән нибары 26 процент кына килешә. Питерда ике процент үз юлларына югары бәя куйса, 21 процент аларны «4»лелек дип исәпли.
Башка шәһәрләрдә ничекме? Пермьлеләрнең 8 проценты - юлларын «яхшы», 47 проценты «3»лелек ди, Воронежда «яхшы» билгесен - 8, «канәгатьләнерлек»не 45 процент бирә. Саратовта алты процент үз юлларына - «4»ле, 31 процент «3»ле куя, Самарада исә өч процент - «4»ле, 26 процент «3»ле «чәпи». Түбән күрсәткечләр Новосибирск белән Уфада: Новосибирскта 13 процент йөргән юлларын «4»лелек дип бәяләсә, 37 процент аларга «ике»ле куя. Уфалыларның «яхшы» дигән юллары белән 7 процент сораштырылган кеше килешә, 41 процент исә аларны «канәгатьләнерлек» дип кенә исәпли.
Бу исемлеккә иң начар юллар да кертелгән. Аңа ышансаң, Россиядә иң начар юллар һаман да Волгоградта кала килә. Сораштырылган халыкның 93 проценты аларга «ике»ле билгесен бирергә дә күпсенә.
Ә без исә хаклы рәвештә үзебезнең төзек, матур, яхшы юллары булган Казаныбыз белән мактана алабыз. Кешедән карап үрнәк ал диләр. Синнән карап үрнәк алучы булганда тагын да шәбрәктер әле ул...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: