16+

Бүген – безнең бәйрәм!

19 май - Татарстан матбугаты көне. Шул уңайдан республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә котлау сүзләрен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.

Бүген – безнең бәйрәм!

19 май - Татарстан матбугаты көне. Шул уңайдан республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә котлау сүзләрен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.

«Татарстанлылар массакүләм коммуникация чаралары вәкилләрен ихтирам итә. Сез һәрвакыт вакыйгаларның үзәгендә торасыз. Сезнең һөнәр һәркөн зур осталык һәм компетентлык, объективлык, фактларны тапшыруда дөреслек, зур җаваплылык, батырлык һәм миһербанлык кебек сыйфатларның чагылышын таләп итә.

Хәзерге вакытта журналистиканың социаль юнәлеш­ле булуы аеруча әһәмияткә ия. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан без бүгенге вакыйгаларның тирән һәм урынлы яктыртылуын гына түгел, киң мәдәни-агарту максатының да үтәлешен көтәбез. Экстремистлыкны профилактикалау һәм җәмгыятьтә толерантлыкны ныгыту, туган илгә карата патриотизм, мәхәббәт тәрбияләү, гражданнарның бюрократик башбаштаклыкка, коррупциягә, милләтчелек һәм ксенофобия кебек тискәре күренешләргә каршы көрәштә берләшүе бүген аеруча мөһим. Шул ук вакытта медиа-киңлек, уңышлар белән беррәттән, җитешсезлекләр дә киң яктыртыла торган дискуссия мәйданчыгы булып калырга тиеш. Халыкта «Эшләмәгән - ялгышмый» дигән гыйбарә бар. Кеше белән дәүләтнең үзара бәйләнеш рәвеше булып торган «кире элемтә» җәмгыятьтәге җитди проблемаларны билгеләргә һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп ачыкларга ярдәм итә.

Кадерле дуслар! Һөнәри бәйрәмегез көнендә Сезгә сайланган юлыгызның тугрылыгы, халыкка карата ихтирамлы мөнәсәбәтегез, хезмәтегезгә намуслы һәм җаваплы карашыгыз, иң кирәклесен ишетә һәм күрә белүегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим», - диелә котлау телеграммасында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading