16+

Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Әлеге истәлекле көн христианнарның изгеләр исемлегендәге Муром князе Петр белән аның хатыны Феврония яклаучылары көне буларак билгеле.

Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Әлеге истәлекле көн христианнарның изгеләр исемлегендәге Муром князе Петр белән аның хатыны Феврония яклаучылары көне буларак билгеле.

Бу изгеләр Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә җирләнгән, шуңа күрә Муромның үзендә 8 июльне гаилә һәм мәхәббәт көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Сигез ел элек җирле халык аны Россия күләмендә үткәрергә тәкъдим итә. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана.

Әлеге истәлекле көн уңаеннан, Татарстан Хөкүмәте йортында брифинг та узды. Протоиерей Алексей Чубаков һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров гаилә, никах, тугрылык турында сөйләде.

- Гаиләдән башка чын бәхет була алмый. Еш кына без гаилә турында җәмгыятьнең икътисади өлеше буларак сүз йөртәбез. Чынлыкта исә гаилә - бәхетнең нигезе. Кеше күңеленең киңлеге нәкъ менә гаилә корып яши башлагач ачыла. Нинди генә купшы фатирда яшәмәсен, гаиләсе булмаса, ул - йорт-җирсез, - ди Рөстәм хәзрәт.

Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, безнең республикада тууычылар саны үлүчеләрдән күбрәк - агымдагы елның 6 ае эчендә туу турында 2 987 таныклыкка күбрәк бирелгән икән. Татарстанда аерылучылар саны да кимегән. 2015 елның алты ае эчендә республикада 6 267 пар аерылышкан, бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 15,7 процентка азрак. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан исә бу атнада Татарстанда 536 пар никахларын теркәячәк.

Казанда бу бәйрәм зурлап уздырыла. Гаилә көнендә Татарстанның иң үрнәк 70 парына Россиянең "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальләрен тапшырачаклар. Әлеге медальгә 25 елдан артык бергә гомер кичергән, җәмгыятькә файдалы эшләр башкарган, акыллы балалар үстергән парлар лаек булачак. Бүләкләнүчеләр арасында табиблар, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, хезмәт династияләре, дәүләт эшлеклеләре бар. Атна дәвамында Татарстан ЗАГСларында гаилә тормышының көмеш, алтын, бриллиант юбилярларын котлау тантаналары да узачак. Андый парларга Гаилә көненең билгесен - ромашка чәчәкләре бәйләмен бүләк итәчәкләр. Ә бүген "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда сәгать 17.00 дә күңелле бәйрәм башланачак. Биредә балалар һәм ата-аналар өчен төрле күңел ачу чаралары, уеннар каралган. Кунаклар 30 метрлы картина ясауда катнаша алачак, Казансу ярында гаилә Сабан туе узачак. Бәйрәм ачык һавада кино карау белән тәмамланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading