16+

Бүген парклар һәм скверлар көне

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов 5-6 сентябрь көннәрен Парклар һәм скверлар көне дип билгеләде. Бу көннәрдә Казанда унлап, республика буенча барлыгы илле яңартылган парк кунаклар кабул итә. Парклар фестивалендә һәр район катнаша.

Бүген парклар һәм скверлар көне

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов 5-6 сентябрь көннәрен Парклар һәм скверлар көне дип билгеләде. Бу көннәрдә Казанда унлап, республика буенча барлыгы илле яңартылган парк кунаклар кабул итә. Парклар фестивалендә һәр район катнаша.

Җәй буе паркларда барган төзелешне күзәткән шәһәр халкы ял итәргә сусаган, башкаланың матур табигатьле урыннарын сагынган күрәсең, бүген ачылган паркларда кеше шактый иде. Һәр парк заманча яңартылган, инфраструктурадан тыш һәр почмакның үз мөһите. Әйтик, "Континент" паркында дөнья буйлап сәяхәт итәргә була. Монда балаларны төрле илләр тормышы, милли үзенчәлекләр белән таныштыралар. Сәхнәдә төрле халык биюләре башкарыла. Халыклар дуслыгы глобусында һәркем үзенең кул эзен калдыра ала. Балалар төрле тренажерларда күңел ача, уен мәйданчыкларында ял итә. Төрле мастер-классларда катнашу мөмкинлеге дә бар.

Җиңү Паркында бүген "Урам бит" фестивале уза. Сәгать көндезге икедә һәвәскәрләр арасында рэп, битбокс буенча җиңүчеләрне билгеләделәр. Иртәгә исә теләгәннәр хип-хоп буенча ярышачак. Яңгыр башлангач, ярышны тизләтергә туры килсә дә, тамашчы рәхәтләнеп күңел ачты. Кайберәүләр яңгырдан Җиңү паркындагы самолет канатлары астына сыенды.

Химиклар мәдәният йорты каршындагы мәйдан быелдан "Наратлык аланы" - "Сосновая Роща" дип атап йөртеләчәк. Сәгать 15.00 дә биредә балалар өчен "акыллы парк" ачылды. Балалар паркта фән, техника белән якынрак таныша ала. Шулай ук нәкъ менә паркта төрле секцияләргә, түгәрәкләргә язылу мөмкинлеге дә бар.

«Урицкий» паркы исә кунакларны совет заманына алып кайта. Монда барысы да ретро стильдә эшләнгән. Биредә бүген твист биергә, СССР заманында популяр булган «Газвод» аппаратыннан содовый эчеп карарга, совет буфетында ризыктан авыз итәргә мөмкин.

Кыскасы, һәр паркта аерым тормыш гөрли. Бәйрәм әле иртәгә дә дәвам итәчәк, әйтик Горький паркында Идеяләр фестивале узачак.

Аерым мәйданчыкта Казанның киләчәге турында фикер алышырга мөмкин булачак.

Парклардан күренешләр (автор фотолары)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading