16+

Бүген йортларыбызга җылы бирелә башлый

Фатирларыбызда торбалар җылына башлаган көнне елның елында бик көтеп алабыз шул. Өйләр мамыкланып китә, өстәге калын халатлар, аякка элгән йон башмаклар салып ташлана... Рәхәт! Җылылык өчен ел әйләнәсе түлибез бит инде юкса, ник аны көз ае керүгә үк бирелә торган итмәскә?

Бүген йортларыбызга җылы бирелә башлый

Фатирларыбызда торбалар җылына башлаган көнне елның елында бик көтеп алабыз шул. Өйләр мамыкланып китә, өстәге калын халатлар, аякка элгән йон башмаклар салып ташлана... Рәхәт! Җылылык өчен ел әйләнәсе түлибез бит инде юкса, ник аны көз ае керүгә үк бирелә торган итмәскә?

Җитмәсә, быелгы сентябрь аеруча елак булды. Кызганычка, күпләр инде салкын тидерергә дә өлгерде. Шулай булмаска, яңгыр суын ерып кайткан аяк киемнәрен дә, балаларның юешләнгән курткаларын да киптерергә җай булмады бит. Эшкә барсаң да, өйгә кайтсаң да - салкын. Борынгылар тикмәгә генә, «Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый», димәгәннәр инде.
Казанның күп кенә балалар бакчалары, хастаханәләре, мәктәпләренә җылылык бер-ике атна элек җибәрелгән иде инде. Чират, ниһаять, өйләргә дә җитте. Тик әле бу бүген үк торбалар кайнарланачак, фатирыгызның һәр бүлмәсендә дә тиешле температура урнашачак дигән сүз түгел. Үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү режимнарын көйләүне тәмамлау өчен, якынча ике атналап вакыт китә.
Халыкка энергия чыганагын оператив һәм сыйфатлы рәвештә бирү күп очракта йортларның җылылыкны җибәрүгә әзерлегеннән дә тора. Әлеге процесста идарәче компанияләр хәлиткеч роль уйный. Җылылыкка түләү буенча бурычлары булучылар сөякләрен тиз генә җылыта да алмаска мөмкиннәр. Торак оешмаларының барысы да җылылык белән тәэмин итүчеләргә булган бурычларын капламаган әле. Бу хәлдән исә торак-коммуналь хезмәтләр өчен тиешле акчаларын вакытында түләп баручылар да җәфалана. Мисалга, Казандагы «Идел буе районы» ҖЧҖ ТКХ идарәче компаниясенең күпмиллионлы бурычы бар.
Җылылыкны җибәрүгә рөхсәт кәгазьләрен рәсмиләштерү һәм кирәкле мәгълүмат алу өчен, 567-77-18, 567-77-14, 567-76-53 телефон номерларына шалтыратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading