16+

БӘХЕТЕҢ ҮЛЧӘҮЛЕ БУЛГАЧ...

Егыласымны алдан белсәм, салам түшәп куяр идем, дигән ди берәү. Кеше язмышлары да кайчагында әнә шул әйтемгә килеп сыена шул. Ирексездән, кеше иңнәре шуның кадәр сынауга ничек түзә ала, дип тә куясың. Балтач районы Нормабаш авылында яшәүче Фирая апа Хаҗиеваның өендә булып, аның башыннан кичкәннәрен тыңлагач, мин кабат шул сүзләрне...

БӘХЕТЕҢ ҮЛЧӘҮЛЕ БУЛГАЧ...

Егыласымны алдан белсәм, салам түшәп куяр идем, дигән ди берәү. Кеше язмышлары да кайчагында әнә шул әйтемгә килеп сыена шул. Ирексездән, кеше иңнәре шуның кадәр сынауга ничек түзә ала, дип тә куясың. Балтач районы Нормабаш авылында яшәүче Фирая апа Хаҗиеваның өендә булып, аның башыннан кичкәннәрен тыңлагач, мин кабат шул сүзләрне...

Инде 55 яшен тутырган Фирая апа җәен пенсиягә чыккан. Социаль хезмәткәр буларак, күрше-тирә авыллардагы авыруларга, өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтеп йөргән ул. Агач бүрәнәләрдән салынган кечкенә генә өе исә картлык бусагасын күптән атлап керсә дә, җылылыгы, тәрәз төпләрендә берсен-берсе уздырып үскән гөлләре, төрле җирләргә менеп кунаклаган кул эшләре белән каршы ала. Күрше авыл - Кими кызы Фирая бу йортка 1977 елда килен булып төшкән икән. Шуннан бирле әлеге нигездә мал-туар өчен каралган каралты-кура гына яңартылган. Бүген Фирая апа ике улы белән гомер итә. Ә кайчандыр монда тормыш тулы куәтенә кайнап торган...
- Ирем белән 3 ай йөреп өйләнештек, - дип сүз башлый Фирая апа. - Йөргәндә дә матур йөрдек, торганда да ким-хур булмадык төсле. Бер-бер артлы өч улыбыз туды. Икебез дә колхозда эшләдек. Өченчебез тугач, мин бер-бер артлы операцияләр кичердем. Шул вакытта ул сулга йөри башлаган иде инде. Кеше дә әйтә килде, үзем дә сизенә идем. Олы улыбыз дүртенче сыйныфта укый иде, иң кечкенәсенә 4 яшь булганда, 1991 елны ул башка хатын янына чыгып китте. Чыгып китте дип инде - икәүләп Арчага барган җирдән, син менә шушында басып тор әле, хәзер киләм, дип мине калдырып китте дә башка әйләнеп килмәде. Шул китүеннән җиде елдан соң әтисен күрергә кайтып китте...
Ул чыгып киткәнче, каенана мәрхүм булган иде инде. Аны тәрбияләп озаттык. Үз әнием дә 25 ел буе урын өстендә булды, ул, икенче улым тугач, якты дөнья белән саубуллашкан иде. Гомере буе ревматизм белән интекте, торып йөри алмады. Ирем чыгып китүгә, каенатам сукырайды, урынга калды. Безнең белән аның әбисе дә яшәде. Аны 93 яшендә озаттык. Каенатам исә ирем чыгып киткәннән соң 15 ел яшәде.
- Үз әтисен карашса да ярар иде...
- Юк, алай итмәде инде ул. Мин бит төп нигездә калдым, мин карадым. Өч баламны ияртеп кая чыгып китә алыйм ди мин? Ул вакытта ярты ставкага медпункт җыештыручы булып эшли идем, соңрак соцхезмәткәр булып урнаштым. Бер дә авырыксынмадым әтине карарга. Улы янына бер китеп алды ул, анда да: «Килеп ал, улларымны сагындым», - диде. «Әти, син бит аларны күрмисең», - диюемә: «Мин аларның тавышларын ишетәм», - ди иде, мәрхүм. Бик әйбәт булды ул.
- Аларны озатуга, кайгының тагын да саллырагы - бала югалту сагалап торган сезне...
- 1982 елда туган Илдарым белән 1987 елгы Илнурым бар. Олы улым Салават 27 яшендә үлеп китте. Бәхете булмады шул баламның. Хатыны читкә йөри башлавын күтәрә алмаган, мин дә барып җитеп өлгермәдем... Күрше авылда торалар иде... Аны да алып кайтып, җир куенына салдым... Улы калды, хәзер дүртенче сыйныфта укый. Салаватны озатырга әтисе икенче хатыны белән килде, хәзер инде өченчесе белән тора.
- Өченчесе?
- Юньле торып китә алмады алар. «Ялгыштым, кайтыйм кире», - дигән чагы да булды. Чыгып киткәненең бер-ике елында гына булса, кире дә кабул иткән булыр идек. Икенче хатынында туган баласының йөрәгенә операция кирәк булганда: «Мин сезгә кайтам», - дип килгән иде. «Кайтма, мине дә авыр вакытымда ташладың, балаңны да шундый чагында ташламакчы буласыңмы?» - дидем. Баласы дүртенче сыйныфта укыганда, өченче хатынга йортка керде ул. Шул вакытта мәрхүм улым Салават: «Үзен дә, хатынын да жәлләмим, баласы жәл. Нәкъ минем кебек 11 яшендә ятим калды», - дигән иде.
- Сез аңа рәнҗемәдегезме?
- Рәнҗемәдем, рәнҗеш уртак була, диләр. Аннан, әллә нинди уйлар уйлап утырырга бер бөртек вакытым да калмый иде - балаларны ничек киендерим, нәрсә ашатыйм дигән хатынга ир уйлап утырырга каян вакыт тәтесен? Ул чыгып киткәндә уты да, газы да юк, көнгә өчәр мичкә ягам, утын хәстәрләргә кирәк, керен уарга дигәндәй..
- Бүгенге көнегездән канәгатьме сез, Фирая апа?
Бик канәгать. Язмышыма үпкәм юк - бәхетең үлчәүле булгач, ни кыласың. Ике игелекле балам бар, хәзер бар авырлык артта калды. Ашарыбызга, эчәребезгә бар. Малайлар, Аллага шөкер, бер эш күрсәтмиләр. Ир кайгысы итәктә икән ул, менә бала кайгысына түзәрлек түгел. Әнә шунысы кабатланмасын да, балаларымның бәхетле булуын күрергә язсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading