Шәһри Казан

«Әбиләр чуагы» күптән бетте, салкы-ы-н!

Казан Африка материгында яки Төркия кебек җылы климат зонасында урнашкан ил шәһәре түгел. Бездә көзге-кышкы чор 6 айны тәшкил итә.

Шәһәр башкарма комитетында булган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин шәхсән үзе дә: «Шәһәр хуҗалыгы «әбиләр чуагы»на җайлашып эшләргә тиеш түгел. «Әбиләр чуагы» күптән бетте, кышка алдан ук хәстәрлек күрергә кирәк. Бу залда минем 1917 елдан бирле килүче көрәштәш дусларым юк. Җаваплылык тоеп эшләмәсәгез, вазифаларыгыздан азат итәм», - дип әйтергә мәҗбүр булды.
Сәбәбе бар: мэрның интернет-кабул итү сайтына казанлылардан җылылык булмауга зарланып шикаятьләр кергән.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Казанда йортларга җылылык җибәрелде, дип инде өченче «эшлекле дүшәмбе»дә рапорт бирә. Ләкин, ни хикмәт, әлеге комитеттагы «кайнар элемтә» телефонына 3 мең кеше «җылы юк» дип шалтыраткан. Литвинов ур., 55 (Авиатөзелеш), Лобачевский ур., 4, Вишневский ур., 8/35, Шмидта ур., 37, Әбҗәлилов ур., 3 (Вахитов), Академик Парин ур., 6, Мәүлетов ур., 29, Фучик ур., 64 (Идел буе), Серов ур., 22 һәм 24, Восстание ур., 49, Воровский ур., 7, Блюхер ур., 4 һәм 9 (Мәскәү), Бондаренко ур., 33 (Яңа Савин), Седов ур., 5 (Совет), Горсовет ур., 17, Восход ур., 2 (Киров) йортларында әлегә кадәр җылылык юк яки җылы бирү ахыргача көйләнмәгән. Узган атнада 17 урында җылылык үткәргеч челтәре төзекләндерелгән. Ә 8 нче үткәргечтәге җитешсезлекне бетерү 2 тәүлеккә сузылган, шул сәбәпле 56 нчы квартал җылылыктан өзелеп торган. Сыртланова, Гарифҗанов, Мәүлетов һәм Парин урамнарындагы күпфатирлы 20 йортның бер атнага җылы судан мәхрүм калуы Гимнастика үзәге спорт бинасы төзелешенә бәйле.
Искәндәр Гыйниятуллин: «Йортларга җылылык бирүне бу атнада хәл итеп бетерәчәкбез, көйләү эшләре генә калды», - дип ышандырды. Моның үтәлүе шикле, чөнки җылылык ыгы-зыгысы ел саен кыш урталарына кадәр бара.
Киләсе атналарда да фатирларында бишмәт һәм киез итек киеп, җылылык булмаудан интегүчеләргә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитетындагы «кайнар элемтә» телефоны: 292-21-02

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 11 март 2018 - 11:05
    Айгөл БАРИЕВА: «Хис-кичерешләрне исән чагымда әйтеп калдырасым килә» Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән моңа кадәр дә күрешкән, аралашкан, концертларын тамаша кылган бар иде. Тик бу очрашуга кадәр мин аны бөтенләй белмәгәнмен икән дигән нәтиҗә ясадым. Якыннан таныш булмаганнарга бераз кырысрак, артык җитди булып тоелган Айгөлнең хатирәләрдән, истәлекләрдән күңел касәсе түгелергә торган нечкә күңелле, ачык һәм мөлаем ханым икәнлегенә инандык.
    1160
    1
    3
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    552
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    408
    0
    0
Ночной режим