Шәһри Казан

Биргәннең битенә бакма дисәләр дә...

Республикада, шул исәптән районда да берничә ел рәттән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе үткәрелеп килә. Сүз дә юк: игелекле һәм кирәкле гамәл.

Реклама

Әмма ел да үткәрелгәнгәме, әллә пиарга әйләнә баргангамы, әлеге изге ниятле акциянең дә зәгыйфьлеге, камил булмавы елдан-ел күзгә ташлана бара. Миңа калса, ярдәм тиешле гаиләләрне, балаларны сайлап алуда хилафлыклар китә. Ярдәм беренче сыйныфка баручыларга, инвалид балаларга, күп балалы, аз керемле гаиләләргә тәгаенләнә ләбаса. Беркөнне җирле телевидениедә ярдәм бүләкләре тапшыру тантанасында таныш ханымны күреп шаккаттым. Үзе бюджет оешмасында эшләсә, ире коммерция структурасында хезмәт куя. Икесе дә мул, даими хезмәт хакы алып эшлиләр, балалары да инвалид түгел дип беләм. Югыйсә күп балалы гаилә дә түгел үзләре. Бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Бу очракта күңелдә ихтыярсыздан: «Мохтаҗларны барлаганда гаделлек сакланамы икән?» - дигән урынлы сорау туа. Хәйрия чарасы буларак үткәрелгән акциядә без, катнашучылар, ярдәмне авыздан өзеп бирәбез бит! Берәү дә миллионнар алып эшләми ләбаса. Шуңа да күңелдә, аз керемле, күп балалы гаиләләрнең хәлен җиңеләйтү өчен уйлап табылган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия акциясен башкачарак үткәрергә кирәк, дигән фикерләр туа башлады. Ни өчен дигәндә, бу чараның, уңай яклары белән бергә, тискәре нәтиҗәләре дә бар. Мәсәлән, тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләргә әлегедәй ярдәмне күрсәттең ни дә, күрсәтмәдең ни. Бирелгән бүләкләр санаулы көннәрдә почмакта еллар дәвамында юылмыйча өелеп яткан шапшак киемнәр янында урын алачак. Бу - вакыт тарафыннан ничәмә-ничә кат расланган факт. Моны мин төпсез коега су салу белән тиңлим. Райондашым Фәния апаның әлеге уңайдан зары урынлы: «Җыен әтрәк-әләм, исерек күсе урынына бала ташый, нигә мин аларның үсеп тагын шул исереккә әйләнәчәк баласына сумка алып бирергә тиеш ди әле?! Безгә дә бит ата-бабаларыбыз, әти-әниләребез бай мирас калдырып китмәгән! Һәр тиенне гадел хезмәт итеп, эшләп алабыз. Кем әйтмешли, теш чыкканнан бирле эшлибез», - дигән иде ул, ачынып. Ә инде чын мохтаҗлар янәшәсендә әрсезләрне күрү бернинди кысаларга да сыймый. Мохтаҗлар, әллә тыйнаклык күрсәтеп, әллә кимсенеп, мәктәпкә әзерләнергә фәлән кадәр акча китте, дип әйтми. Алар бары, «кыйммәт», кенә дия. Шуңадыр, бүләк алу күңелле булса да, әлеге чара кайберәүләрне, социаль тигезсезлекне искә төшереп, читенсенергә мәҗбүр итә. Бер караганда оялырга да кирәкми, балаларның ата-аналары бик аз хезмәт хакына бюджет өлкәсендә хезмәт куя бит. Ата-аналар бала күңелендә кимсенү хисе туудан курка. Чөнки баланың үзен башкалар янында ким-хур итеп тоясы килми. Минемчә, акчалата ярдәм яхшырак. Бүләкне баланың өенә барып тапшыру, тыныч итеп башкару дөресрәк булыр иде. Бүген әлеге хәйрия акциясе пиарга, очсызлы дан казануга, шәрран яруга әйләнеп бара. Әлегедәй акция булмасын димим. Бары гадел итеп, балаларның күңелен рәнҗетми үткәрергә генә кирәк...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: