16+

Биш ел көттек: алданган торакчылар өй туена әзерләнә

Яңа фатир алам, дип, бар акчаңны җыеп тапшыр да, “ярык тагарак” артында утырып кал әле син!? Бу авыр күңел халәтен өлешле торак төзелешендә алданган кешеләр үзләре генә белә.

Биш ел көттек: алданган торакчылар өй туена әзерләнә

Яңа фатир алам, дип, бар акчаңны җыеп тапшыр да, “ярык тагарак” артында утырып кал әле син!? Бу авыр күңел халәтен өлешле торак төзелешендә алданган кешеләр үзләре генә белә.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин белән Казан мэры Илсур Метшин 10 декабрьдә “Молодежный” торак комплексындагы 1нче төзелеш санлы күп фатирлы йортны тапшыру чарасында катнашты.

- Татарстанда кайчандыр проблемалы булган 10 йортта төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә, шулардан 5 йорт быелның ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин. – “Молодежный” торак комплексындагы бу йортның да Халыкара кеше хокукларын яклау көнендә тапшырылуы әһәмияткә ия.

Татарстан Президенты төзелешләр барышын үз контролендә тота. Төзелеш министрлыгы, Казан мэриясе 3 елда төзелеше туктап калган йортларны төзеп тәмамлауда зур эш башкарды.

Рөстәм Нигъмәтуллин әйткәнчә, “сакаллы төзелеш”кә әверелгән йортларны тәмамлау өчен Республика фонды һәм “Гражданнарның хокукларын яклау фонды - өлешле төзелештә катнашучылар” иҗтимагый-хокукый компаниясе (“Дом.РФ” акционерлык җәмгыяте) эшчәнлек алып бара. Татарстан Хөкүмәте белән “Дом.РФ” җәмгыяте арасында тиздән МЧС торак комплексындагы 2нче, 3нче һәм 4нче йортларны, шулай ук Достоевский урамындагы 57нче йортны төзеп бетерү буенча финанс килешүе кабул ителәчәк.

- Казанда 2008 елда 75 йорт төзелеше четереклегә әверелгән иде, әлеге мәсьәлә 2014 елда нигездә хәл ителде. Ләкин, 2015 елда “Свей” белән “ФОН” фирмалары башкарган тагын 30 йорт төзелеш тукталып калды. Ел башында четерекле йортлар саны 14 кенә калган иде. Ел дәвамында 316 фатирлы ике йорт тапшырылды. Апрель аенда Четаев урамындагы 4нче һәм сентябрьдә Павлюхин урамындагы 4нче санлы йортлар тәмамланды. Эшне ахырына җиткерүдә “Ак таш” белән “Бриз” компанияләре тырышлык күрсәтте. “Маг-Строй”ның Чистай урамындагы 68нче кварталындагы йорт төзелеше тәмамланып килә. Башта “сакаллы төзелеш” көтелмәгән хәбәр булды. Хәзер мондый төзелешләргә план-механизмнар бар. Федераль канун кабул ителде, өлешле торак төзелешләрен банклар да контрольдә тота. Татарстан Президентына, республика Хөкүмәтенә торак төзелешендәге четерекле мәсьәләләрне чишүдә булышканнары өчен рәхмәт! - диде Илсур Метшин.

Нокса авышлыгы урамындагы “Молодежный” торак комплексында төзеп бетерелгән йорт өлешчеләре исеменнән Елена Семенова җавап сүзе алды.

- Биш ел көттек. Төзелеш туктап калгач, өметләр сүнгән иде инде. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Нигъмәтҗанов безнең өметләрне кабызды. Йортның төзелеп беткәне өчен республика һәм шәһәр җитәкчелегенә, “Ак таш” төзелеш оешмасына чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез! - диде Елена Семенова.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X