16+

«Бөке»ләрдән дару юк, диләр

Кичә башкалабыз Казан «Автомобильсез бер көн» акциясенә кушылды.

«Бөке»ләрдән дару юк, диләр

Кичә башкалабыз Казан «Автомобильсез бер көн» акциясенә кушылды.

1998 елда Франциядә барлыкка килгән әлеге традицияне шәһәребез инде берничә ел рәттән билгеләп үтә. Казан Ратушасында узган Шәһәр Думасы сессиясенә дә түрәләребезнең кайберләре җәяү килде. Депутат Илдус Янышев исә автомобилен велосипедка алыштырган булып чыкты.
Автомобильсез бер көн традициясенә Казан мэриясе дә битараф калмады. Шәһәр Думасы депутатлары, башкарма комитетның тармак бүлекләре җитәкчеләре, шәхси машиналарыннан баш тартып, эшкә җәяү килде. Ә үрнәкне аларга Казан мэры Илсур Метшин күрсәтте.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, трамвай, троллейбус, автобус һәм метро файдасына шәхси транспорттан баш тартуны, җәяү яки велосипедта йөрүне елына бер тапкыр гына оештырырга кирәкми. «Халык нәкъ менә җәмәгать транспортында йөрүне өстенрәк күрсен иде, әмма бу бер генә көнлек мәсьәлә түгел», - ди мэр И.Метшин. Дөрес, хәзерге заман шартларында шәхси автомобильдән тулысынча баш тартып булмый, тик шулай да автотранспорт аркасында барлыкка килгән проблемалар турында искә төшереп тору зыянлы түгел. «Кызганыч, дөньяда транспорт проблемаларын чишү өчен әлегә дару уйлап табылмаган», - диде мэр Бауман урамы буйлап барганда. Ә Татарстан башкаласы өчен мондый дару булып, иң беренче чиратта, уңайлы җәмәгать транспорты, яңа юллар, юл чишелешләрен һәм җәяүлеләр юлын төзү, метрополитенны үстерү торачак. Соңгысын казанлылар яратып та өлгерде инде. Җәй көне анда көненә якынча 45-50 мең кеше йөрсә, хәзер ул сан 60 меңнән артып китә. «Без актив рәвештә метро төзибез. 2013 елга тагын өч станция куллануга тапшырылачак, ә киләчәккә планнарда - Казан үзәге белән Яңа Савин районын «җир асты» аша тоташтыру», - дип билгеләп үтте мэр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading