16+

Бәләкәчләр өчен түләү артты

2013 елның 1 гыйнварыннан яшь балалы гаиләләргә бирелә торган барлык төр пособиеләргә дә индексация ясалды.

Бәләкәчләр өчен түләү артты

2013 елның 1 гыйнварыннан яшь балалы гаиләләргә бирелә торган барлык төр пособиеләргә дә индексация ясалды.

РФ Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе идарәчесе Рамил Гайзатуллин хәбәр итүенчә, хәзер баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләү өчен бирелә торган айлык пособиенең минималь күләме беренче балага - 2453 сум 93 тиен, икенче һәм аннан соң туган балаларга 4907 сум 85 тиен тәшкил итә. Узган ел бу пособие беренче балага - 2326 сум, икенче балага 4651 сум 99 тиен түләп барылды. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык очрагына һәм бала тудыруга бәйле рәвештә, мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиеш булмаган (эшләмәүче) хатын-кызларга да баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү өчен бирелә торган айлык пособиеләренә индексация ясалды.
Шулай ук бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособие күләме дә артты. Ул узган ел 12405 сум 32 тиен булса, быелдан башлап 13087 сум 61 тиен тәшкил итәчәк. Шунысын белеп тору кирәк: әлеге индексация 2013 елның 1 гыйнварында һәм соңрак туган балаларга гына кагыла.
Йөклелекнең иртә срогында (12 атнага кадәр) хатын-кызлар консультациясенә исәпкә баскан эшләүче булачак әниләргә бер тапкыр түләнә торган акчаның да күләме бераз артты. Быелдан башлап ул - 490 сум 79 тиен.
Бала тәрбияләгән өчен уртача хезмәт хакыннан (40 процент) чыгып билгеләнәчәк пособиегә исә индексация ясалмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading