16+

«Боинг» фаҗигасе урынында һәйкәл куелачак

Хәзерге вакытта аэропортның икенче терминалы янәшәсендә мемориал куелып, анда хәзер дә чәчәкләр һәм уенчыклар китерү дәвам итә.

«Боинг» фаҗигасе урынында һәйкәл куелачак

Хәзерге вакытта аэропортның икенче терминалы янәшәсендә мемориал куелып, анда хәзер дә чәчәкләр һәм уенчыклар китерү дәвам итә.

Һәлак булганнарның туганнары мемориалга якыннарының фотосурәтләрен алып килгәннәр. Аларга авиаһәлакәт урынын да күрсәтергә җыеналар. Россия транспорт министры Максим Соколов сүзләренә караганда, һәлак булучыларның туганнары, шулай ук Бөекбритания гражданкасы Донна Каролина Буллның якыннары белән дә элемтә урнаштырылган. Мәрхүмнәрнең гәүдәләрен тану өчен, барлык туганнардан да генетик материал алынган. Тану процедураларын тизләтү өчен, Мәскәүнең эксперт учреждениеләрендә якынча 500 экспертиза билгеләнгән. «800дән артык гәүдә өлешләре җыелган. Аларның саны артырга да мөмкин. Татарстанның ЭЭМ лабораториясендә 188 гәүдә өлеше бар, Сәламәтлек саклау министрлыгында - 100. Мәскәүгә, җентекләп тикшерү өчен, 400 гәүдә өлеше җибәрелде. Хәзерге вакытта ике пассажирның гәүдәсе туганнарына тапшырылган, тагын биш пассажирның үле гәүдәсен тапшыруга әзерлиләр», - дип белдерә РФ транспорт министры.
Тикшерүчеләр авиаһәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләрен дәвам итә. Якын арада бу максатта техник экспертиза билгеләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading